Питрәч районында «Җәяүле» профилактик чарасы уза
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында «Җәяүле» профилактик чарасы уза

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә

2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Питрәч районында «Җәяүле» профилактик чарасы уза.

Юл кичүләрендә җәяүлеләрне үткәрми торган машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрнең үзләрен дә тикшерәчәкләр: тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларсыз юлда булуларын яисә юлны кичү юлы аша кичмәүләрен.


БДД