Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Любовь Мишагина – Ленино-Кокушкино авылында туып-үскән. Биредә ул мәктәпне тәмамлаган, авылдагы училищеда пешекче һөнәрен алган һәм 1989 елда якындагы кошчылык фабрикасына урнашкан. Шул вакыттан бирле бу предприятие аның өчен икенче йорты.
Любовь Юрьевнаның хезмәт юлы ашханәдә пешекче ярдәмчесе сыйфатында башлана. Соңрак ул төрле бүлекчәләрдә: юу бригадасында, ветблокта, ыслау цехында тәҗрибә туплый. Ә 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул сугым цехында кош эшкәртүче булып эшли.
Туган җиргә тугрылык
– Конвейерда торабыз, төрле операцияләр башкарабыз: кошларны эшкәртәбез, – дип сөйли ул. – Әлбәттә, барысы да автоматлаштырылган. Ләкин кайвакыт кулдан нәрсәдер эшләргә дә туры килә. Гомумән, мин теләсә нинди эштә дә кыенлыклар була дип саныйм. Бу инде кешенең характерына һәм аның эшне дөрес сайлавына бәйле.
Любовь Юрьевна эштә иң мөһиме бердәмлек дип саный. Хезмәттәшләре белән алар бергә эшләп кенә калмыйлар, ә бер-берсенә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар, якын кешеләргә әверелгәннәр. Предприятиегә тугрылыгын ул гади генә итеп аңлата: бу туган авылындагы кошчылык фабрикасы.
– Шәһәрдә миңа алай ук уңайлы булмас иде, – ди ул.
«Бу, мөгаен, минем иң зур бүләгемдер»
Намуслы хезмәте өчен Любовь Мишагина күп тапкырлар район һәм Холдинг җитәкчелегенең Мактау грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнгән. Күптән түгел генә беренче медален алган.
– Бу, мөгаен, минем иң зур бүләгемдер. Бик дулкынландыргыч булды. Мин көтмәгән идем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша Любовь Юрьевна.
Өйдә вакытта ул тәмле әйберләр әзерли. Аның кухнясында һәрвакыт яңа пешкән ризык исе. Ул бик рәхәтләнеп пироглар һәм тортлар пешерә.
Любовь Мишагина тарихы – үз эшеңә, туган ягыңа һәм тормыш буенча бергә барган кешеләргә чын күңелдән тугрылык үрнәге ул.