Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Алдагы көнебез ничек булуы, бүгенге сайлауга бәйле”

Сайлауларга барасызмы? Мондый сорауны без халыкка социаль челтәрләрдәге рәсми төркемебездә бирдек. Тавыш бирүчеләрнең яртысыннан артыгы уңай җавап бирде. Кайберләреннән ни өчен тавыш бирүнең мөһим булуы турында тулырак сөйләвен сорадык.

Эльгиза Фәйзуллина, район ветераннар советы рәисе
- Өлкән буын кешеләре һәрвакыт иң актив сайлаучылар булды. Алар күпне кичергән, алар күз алдында дәүләт башлыклары алмашкан, яңа реформалар кертелеп, искеләре кабат әйләнеп кайткан, шуңа да аларның чагыштырырлык нәрсәләре бар. Өлкән буын илдә тынычлыкны саклап калу һәм иртәгесе көнгә ышаныч булу мөһимлеген аңлый. Пенсионерлар картлыкларының мул тормышта узуын, ә аларның балалары уңышлы үсеп килүче илдә яшәүләрен тели, шуңа күрә сайлауларга да зур җаваплылык белән карыйлар. Без, ветераннар советы да, 8 сентябрьдә тавыш бирүдә актив катнашачакбыз.


Алексей Терентьев, икътисадчы
- Әлбәттә, мин сайлауларга барачакмын. Чөнки бу минем гаиләнең һәм бөтен илнең киләчәгенә йогынты ясый. Безнең районны, республикабызны биш-ун елдан соң ничек итеп күрергә теләвемне аңлыйм. Үземнең карашларыма туры килгән программалар өчен тавыш бирәм. Һәркем өстенлекне кемгә бирергә кирәклеген үзе хәл итә, әмма ваемсыз булмасак иде, чөнки бу һәркемнең гражданлык бурычы һәм алдагы көнебезнең ничек булуы безнең сайлавыбызга бәйле.


Татьяна Андреева, хуҗабикә
- Әйе, без тормыш иптәшем белән хуплауга лаеклы дип саналганнар өчен тавыш бирәчәкбез. Кандидатлар белән очрашуларга еш йөрим, үземне борчыган сорауларымны бирәм. Минем бик күп тәкъдимнәрем бар, һәм, кемнең позициясе минем кызыксынуларыма аваздаш булуыннан чыгып, тавыш бирәм, кемне сайлаячагымны хәл иттем инде. Ирем дә минем белән килешә. Балалар әлегә балигъ булмаган яшьтә, әмма берничә елдан соң сайлау участокларына бөтен гаиләбез белән йөриячәкбез, ә әлегә без аларга үз илебез тормышында актив катнашырга кирәклеген күрсәтүдә үрнәк булып торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса