Җәннәт Закирова Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповтан Мактау грамотасы алды
Ул «Ак барс» кошчылык комлексында эшли
Җәннәт Закирова Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповтан Мактау грамотасы алды.
Җәннәт Кажикеновна Казахстан Республикасында туган һәм озак вакыт шунда яшәгән. Ире һәм ике баласы белән Ленино-Кокушкинога 1997 елда күчеп кайткан. Кошчылык фабрикасына санитарка сыйфатында ветеринария блогына эшкә урнашкан. Соңрак Җәннәт Закированы диагностика лабораториясенә лаборант итеп күчерәләр. Хәзерге вакытта ул диплом белгечлеге буенча инженер-химик вазифасын башкара.
- Хәзер бездә барлык азык читтән кайтарыла. Без аларның тулы диагностикасы белән шөгыльләнәбез, продукциянең сыйфатын бәялибез. Эш күп, шуңа күрә көн сизелмичә дә узып китә. Әмма шушы еллар эчендә мин үземнең хезмәт эшчәнлегемә күнектем инде, үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм, – диде ул.
Буш вакытта Җәннәт Закирова үзенең зур гаиләсе белән вакыт үткәрә. Бер йортта 4 буын бергә яши: каенанасы, ире белән үзе, улы белән килене һәм бер яшьлек оныгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа