Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ат чабышларында катнашырга чакырабыз!

Күп кенә халыклар элек-электән ат чабышлары оештырган. Атлар һәрвакыт үзләренең гаҗәеп матурлыклары, чыдам һәм көчле булулары белән аерылып торалар. 8 июньдә дә ат чабышлары Сабантуйның иң матур күренешләренең берсе булачак.

Мәйданда ат чабышларын карап хозурланырга теләүчеләр һәрвакыт күп була. Мөгаен, аларның һәркайсы бер генә тапкыр булса да җайдак булырга хыялланадыр. Ат чабышларында һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар - авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән дә, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан да гаризалар кабул итәләр.
Үз атының җитезлегенә ышанган иң кыю, иң өлгер җайдаклар ярышларда үз көчләрен сынап карый ала. Сабантуйда юртаклар һәм ат чабышлары планлаштырылган. Яхшыртылган токым һәм ярым чабышкылар узышлары көтелә.
Әгәр сез ат чабышларында катнашырга карар итәсез икән, ул чакта сезгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлегенә гариза тапшырырга кирәк. Шулай ук тулырак мәгълүмат алу өчен 3-06-65 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса