Ата-аналар һәм сабыйларны сөендереп яңа бакча ачылды
Иске Шигали авылында “Усадьба Царево” торак комплексында күптәннән көтелгән “Ивушка” (“Тал”) балалар бакчасын ачу тантанасы булды.
- Яңа балалар бакчасы ачылу – күп кенә ата-аналарның зур хыялы иде. Бу яңа заманча бина, биредә балаларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Кыскасы, монда безнең балаларыбызның балачагын бәхетле һәм шатлыклы итү, аларның һәръяклап үсешен тәэмин итү өчен бар нәрсә дә бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов тантаналы ачылыш вакытында.
Балалар бакчасы төзелеше 2017 елның августында башланган. Ул барлык заманча таләпләрне исәпкә алып төзелгән. Анда 160 бала йөриячәк. Әлеге балалар бакчасында 8 төркем, шул исәптән 2 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 3 төркем булачак.
- Бүген балалар безгә беренче тапкыр килде. Сабыйлар бакча, тәрбиячеләр белән таныша, әлбәттә, алар әле бераз югалып калды, әмма ата-аналар бик бәхетле, – дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Ксения Никитина.
Яңа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары исеменнән Нәргиз Нагова район, республика җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
- Сезгә шундый искиткеч балалар бакчасы төзегәнегез өчен зур рәхмәт. Хәзер без балаларыбызның уңайлы шартларда тәрбияләнүләрен, һәрвакыт күзәтү астында булуларын белеп тыныч күңел белән эшли алачакбыз, - диде ул.
Торак комплекста балалар бакчасы ачылу белән яңа эш урыннары да барлыкка килде, яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 41 кеше эшләячәк.
Сүз уңаеннан, быел монда яңа мәктәп төзи башлаячаклар. Ул 1224 урынга исәпләнгән, ул 2020 елда төзелеп бетәр дип көтелә. Шул ук вакытка әлеге торак комплекста 220 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы ачу да планлаштырыла. 2021 елга кадәр безнең районда тагын берничә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре барлыкка киләчәк: “Светлый” торак комплексында 220 урынга исәпләнгән һәм Питрәч район үзәгендә, 140 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзеләчәк, Богородск авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше проекты эшләнә.
- Һәрбер балалар бакчасын ачу – бик шатлыклы вакыйга. Быел республикада ясле урыннары да кергән барлыгы 29 яңа балалар бакчасы ачылыр дип көтелә, алар 6010 урынга исәпләнгән, шул исәптән 3090 ясле урыннары, – дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.
Хәзерге вакытта Питрәч районында 15 муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, Татар Казысы авылы мәктәбе каршында мәктәпкәчә балалар төркеме эшли. Шулай ук Богородск балалар бакчасы каршында бер гаилә төркеме һәм “Усадьба Царево” торак комплексында бер шәхси балалар бакчасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа