Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә
Бу атнада Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Атна уртасында гына кайбер районнарда яңгыр явачак.
Чәршәмбе көнне көндез 15-20 градус, төнлә 0-5 градус фаразлана. Әмма атмосфера фронты һава торышын үзгәртәчәк: төнлә урыны белән яңгырлар булачак.
Пәнҗешәмбе көнне бераз суытачак, төнлә 0-5 градус, көндез 7-12 градус булачак. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.
Фаразлауларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемнәр бик аз булачак. Һава температурасы төнлә -2дән+3 градуска кадәр, ә көндез 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.