Район прокуратурасы Ленино-Кокушкино авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрендә законсыз карьер эшкәртү факты буенча тикшерү үткәрде.
Билгеләнгәнчә, авыл хуҗалыгы производствосы өчен куллану рөхсәте белән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнеке булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогы максатчан билгеләнеш буенча файдаланмаган, ә нәкъ менә – вак таш табу буенча карьер эшкәртү өчен.
РФ Җир кодексы нигезендә, җир участоклары хуҗалары һәм җир биләмәләре милекчеләре булмаган затлар, җир участокларын әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән, табигый объекты буларак җиргә зыян китермичә, максатчан билгеләнгән ысуллар буенча файдаланырга тиеш.
Милекче, әгәр законда яисә килешүдә башкасы каралмаган булса, үзенә караган мөлкәтне карап тотарга тиеш.
Шулай итеп, җир кишәрлеген рекультивацияләү бурычы милекчегә йөкләнә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан судка җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең карьерны законсыз рәвештә эшкәртү сәбәпле җир участогын рекультивацияләү бурычы турында дәгъва гаризасы җибәрелде.
Питрәч район суды карары белән прокуратураның дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Суд карары законлы көченә кермәгән.