Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала карау өчен пособие күләме февральдән артачак

Бу хакта Социаль Фондның Татарстандагы төбәк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итте

2024 елның гыйнварыннан яңа закон үз көченә керде — балага яшь ярым булгачы ук эшкә чыккан әти-әни хәзер бала карау өчен пособие алу хокукын югалтмаячак. 

«Хәзер Татарстанда яшь ярымга кадәр бала карау пособиесен 52 мең кеше ала. Ел башыннан әти-әниләргә ялдан эшкә вакытыннан алда чыгарга һәм балага яшь ярым тулганчы пособиене югалтмаска мөмкинлек бирелә. Шул исәптән, яңа кагыйдә тулы булмаган эш көненә чыкканда да, өйдән торып һәм дистанцион рәвештә эшләгәндә дә гамәлдә. Бала карау ялы вакытында башка эш бирүчедә эшләүчеләрнең дә пособиесе сакланачак», — дип хәбәр итте матбугат хезмәте.

Вакытлыча эшкә яраксызлык һәм бала карау буенча ел ярымга кадәрге пособиеләрнең максималь күләме әти-әнинең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Минималь айлык түләү 8,5 мең сум, ә максималь түләү 33,2 мең сум тәшкил итә. Билгеле булганча, түләүләр быелның 1 февраленнән индексацияләнә, ничә процентка икәнлеге исә бу ай ахырында төгәл билгеле булачак.

Пособие билгеләү өчен эш бирүче хезмәткәрдән гариза сорый һәм аны социаль фондка тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса