Балалар дөньяны үзләренчә күрә
“Искиткеч әйдаман”республика конкурсының район этабында район мәктәпләреннән тугыз укучы катнашты. Алар үз мәктәпләрендә башлангыч сыйныфта укучыларны шефлыкка алган. Конкурста үзләре һәм эшчәнлекләре белән тааныштырды, шулай ук интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Жюри барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды һәм җиңүчеләрне игълан итте.
Ленино-Кокушкинодан икенче сыйныф әйдаманы Иделия Курманаева үзенең видеосюжетында балаларның үз дөньясы булуын, аларның шулкадәр самими, эчкерсез булуларын, тормышны яратуларын тасвирлап биргән. Балалар олылардан үзләренә игътибар таләп итә, үзләрне аңлауларын тели. Әйдаманның бурычы балаларда уңай сыйфатларны саклау, аларга тормышта килеп туарга мөмкин булган авырлыкларга да карамастан иң җиңел юлны түгел, ә иң дөрес юлны сайларга өйрәтү.
- Мин конкурста икенче ел катнашам, узган ел активлык өчен бүләкләделәр, ә бу юлы беренче урынны бирделәр. Көндәшем бер адым гына алга чыгып, гран-прига ия булды, ул бик лаеклы чыгыш ясады. Ул юморга игътибарны күбрәк биргән булса, мин мәңгелек кыйммәтләргә: мәрхәмәтлелек, яратуга өстенлек бирергә тырыштым. Мин балаларга карата эчкерсез булуымны ихлас күрсәтеп бирдем. Алар да миңа җавап итеп яратуларын белдерде. Тәнәфестә минем янга килеп, кочаклап алган чаклары да була аларның.
Мин инде өченче ел “Музей эше” түгәрәгенә йөрим, төп экскурсовод булып торам, балаларны мәктәп туган якны өйрәнү музеена йөртергә яратам. Шулай ук мин “Мәктәпнең дуслаштыру хезмәте” әгъзасы, күптән түгел “Иң яхшы брендинг” төбәкара бәйгесендә җиңдем, ул бу оешма үсешенә багышланган иде. Без үзара низаг килеп туган балалар белән аралашабыз, аларга бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәбез, бер-берсенә үч тотмаска өйрәтәбез.
Тагын бер катнашучы Питрәч икенче мәктәбе әйдаманы Светлана Боганова белем бирүнең төрле методикасы белән кызыксына. Ул үзенең видеоролигында укучылар белән эшләгәндә ничек итеп сингапур системасын куллануын күрсәтте.
- Кайвакыт балалар бер төрлелектән арый, биремне үтәгәнддә нинди дә булса гадәти булмаган ысуллар уйлап тапсаң, хәтта бер нәрсә белән кызыксынмаучы укучылар да җанланып киткәндәй була, - диде ул. Алар монда команда белән эшли, бер-берсенә үз фикерләрен белдерә, биремне чишүгә рәсемнәр ярдәмендә иҗади якын киләләр. “Искитеч әйдаман” кебек конкурслар миңа бик ошый, монда бит үзеңне күрсәтү, үзеңнең көчле якларыңны күрсәтү һәм идеяларың белән уртаклашу мөмкинлеге бирелә.
Светлана Боганова унынчы сыйныфта укый, әмма ул әлегә нинди һөнәр сайлаячагын хәл итмәгән. Аның йә укытучы, йә табиб булырга тели.
Ә Кощактан өченче сыйныф әйдаманы Данил Тарасов юрист булырга тели. Ул “Лидер” мәктәп иҗтимагый оешмасы командиры булып тора, ул анда балалрга хокук белемә өйрәтә. Мисал өчен, балалар белән кулланучылар хокуклары буенча әңгәмәләр алып бара. Үзенең жюри әгүъалары игътибарына тәкъдим ителгән кечкенә генә фильмында ул легендар “Операция Ы и приключения Шурика” кинофильмы герое Вася ролен уйнады. Барлык санап кителгән эшләрне башкару теләген белдерде, ә аңа:
- Сез, ашыкмагыз әле, сезгә өчен аерым эш бирелә.
Шуннан соң аны малайлар һәм кызлар чолгап ала.
- Миңа конкурска әзерләнергә сыйныфташым Георгий Мортазин ярдәм итте. Аның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Ул узган ел район этабында беренче урын алды. Иҗади планда миңа Алексей Корноух һәм Гегам Алексанян булышты. Мин видеоны шаян, көлкеле формада эшләдем, анда минем карамактагы укучылар тыңламыйлар, тавышланалар. Ә чынлыкта исә, минем укучыларым бик тыңлаулы.
Барлык катнашучыларга конкурска әзерләнергә педагог-оештыручылар ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia