Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Балаларга чиста мәйдан” акциясе

"Көзге изгелек атнасы- изге эшләр эстафетасы" акциясы кысаларында "Шатлык" приютында социаль педагог Закалова Оксана җитәкчелегендә "Яшь патриот" тимурчылар отряды "Балаларга чиста мәйдан" девизы астында акция үткәрде.

Питрәч авылы Казанская урамында урнашкан балалар мәйданчыгыннан кенкүреш мусор калдыкларын җыйдылар, мәйданны коелган яфраклардан чистарттылар. Балалар зур теләк белән эшләделәр. Бу эш барышында тәрбияләнүчеләрдә әйләнә- тирә тәбигатькә карата җаваплы караш тәрбияләнде, алар тырышлыгы белән балалар мәйданчыгы тагында матурайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Шатлык приют