Батырлар алдында баш иеп
Бөек Ватан сугышында җиңү залплары тынганга 74 ел вакыт узды. Һәр елны ямьле май ае безгә халкыбызның батырлыгы турында искә төшерә. Җиңү көне – чыннан да күз яшьле бәйрәм. Бу көнне шатлык һәм горурлык хисләреннән дә, югалтулар ачысыннан да күзләргә ирексездән яшь килә. Сугышта һәлак булганнарны, тыныч тормышта вафат булган ветераннарны хөрмәтләп искә алып, исәннәргә ихтирам күрсәтеп, без аларның батырлыклары, тылда фидакарьләрчә тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә Җиңү яулануын аңлыйбыз. Без герой ата-бабаларыбызны онытмыйбыз, аларга хөрмәт күрсәтәбез, аларның батырлыклары алдында баш иябез, гранитларга аларның исемнәрен уеп язабыз. Безнең районда 9 майда Җиңү көне, гадәттәгечә, зурлап билгеләп үтеләчәк. Әлеге зур вакыйганың 74 еллыгы уңаеннан питрәчлеләр һәм кунаклар өчен көн буена чаралар планлаштырылган. Без сезне үз гомерләре бәрабәренә һәммәбезгә дә тыныч тормыш бүләк итүче геройлар, сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре, якташларыбыз һәм ватандашларыбыз хәтерен искә алу чараларында катнашырга чакырабыз.
Җиңү көненә районның барлык торак пунктларында Бөек Ватан сугышы геройларына, фронтларда һәлак булган якташларыбызга куелган һәйкәлләрне кыштан соң тәртипкә китерделәр. Барлык һәйкәлләр ремонтланды, чистартылды, буялды һәм яңартылды.
- Шундый һәйкәлләр, мемориаллар һәм обелисклар безнең районның “Царево”, “Светлый” торак комплекслары кебек барлык яңа җирлекләрдә дә барлыкка килергә тиеш, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов. – Безнең буынның төп бурычы - әлеге коточкыч вакыйга һәм сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең героик батырлыгы турында хәтерне буыннарга тапшыру, - диде ул.
Безнең якташлар күп кенә көрәшләрдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Питрәч районының 6785 улы Ватан сагына баскан, шуларның 1100е генә өйләренә кире әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә аларның инде 12сеннән генә сугыш турында сорашырга, аларның күзләрендә югалту һәм җиңү шатлыгы яшьләрен күреп калырга була. Бу хисләр безнең янәшәдә районның төрле авылларында яшәүче 76 сугышчының тол калган хатын-кызларына да бик яхшы таныш. Аларның һәрберсе фронтка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган туганнары һәм якыннары турында хатирәләр сөйли ала. Район кырларында Җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшләгән 260 тыл хезмәтчәненә дә бу хисләр яхшы таныш. Күп еллар элек кичергән югалту ачысы турында алар бүген дә хәтерли. Без бу хәтерне музейларда, гаилә архивларында гына түгел, ә күңелләребездә дә саклыйбыз. Аны балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбызга тапшырабыз. Моны “Безнең гаиләдә герой бар” акциясе дә раслый, без аны “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында игълан иттек һәм ул укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Без көн саен якташ-җиңүчеләребез турында сөйләгән хатлар алуны дәвам итәбез.
Ел саен безнең илдә “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе үтә. Безнең районда яшәүчеләр дә Җиңүгә зур өлеш керткән, үзләре хәтерләгән һәм горурланган әтиләре, бабалары, карт бабалары портретлары белән кабат районның үзәк урамы буенча үтәчәк.
9 майда 8 сәгатьтә акциядә катнашучылар Казан урамында район үзәгенең икенче мәктәбе янында җыелачак. 8 сәгать 15 минутта “Үлемсез полк” колоннасы Казан урамы буенча аска таба юл алачак, аннары Гаврилов урамы буенча Җиңү паркына кадәр. Аннан соң колонна парк аша үтеп Гагарин урамына чыгачак һәм Совет урамына кадәр төшәчәк. “Үлемсез полк” район хакимияте каршындагы мәйданчыкта оешма һәм предприятие коллективларына кушылачак, анда 9 сәгатьтә тантаналы чара башланачак һәм парад үтәчәк.
Парадтан һәм сәхнәләштерелгән күренештән соң катнашучылар колоннасы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә таба юнәләчәк, анда 10 сәгатьтә традицион митинг үтәчәк.
10.30 сәгатьтә балалар шәһәрчегендә интерактив мәйданчык үз эшен башлап җибәрәчәк. Хәрби дан күчмә музее, кыр кухнясы, бик күп фотозоналар эшләячәк. Бәйрәм чаралары кичен дәвам итәчәк. Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты 19 сәгатьтә башланачак, 22 сәгатьтә Питрәч күген бәйрәм салюты яктыртачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа