Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгеч Татарстанда кар кайчан эреп бетәчәге турында сөйләде

Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда апрель аенда уртача температура нормадан бер-ике градуска югары булачак. Алдагы декадада һава температурасы нормадан дүрт градуска югары була.

«Уртача тәүлеклек температураның биш градустан күчеше гадәттә апрель уртасында була, ә апрель ахыры – май башында 10 градустан күчә, ә 15 градустан күчү еш кына майның 25ләренә туры килә. Климатик нормалар буенча тотрыклы кар катламы 12 апрель тирәләрендә эри», – диде ул.

КФУ галиме фикеренчә, апрель җылы булса да, карның гадәти вакытка эреп бетүе икеле. Чөнки кар запасы күп.

«Кар актив эри. Туфрактагы туң артык тирән түгел, әмма быел кар бик күп», – диде Юрий Переведенцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса