Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бер кашыгыбыз гына да калмады…»

Ярдәм кулы сузыйк

Кибәч авылында зур янгын чыкканга 10 көн вакыт узды. Йорт хуҗабикәсе Елена Шишкина әлегә кадәр бу хәл турында күз яшьләрсез генә сөйли алмый.

Санаулы минутлар эчендә алар гомере буе туплаган бар әйберләрен югалтты. Ут йортны, сарайларны, яңа мунчаны юк иткән. Хайваннар янып үлгән.
- Янган йорттан ничек чыгуыбызны хәтерләмим. Телефон кулымда булса да кая шалтыратырга икәне шунда ук башыма килмәде. Алга таба ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеген белмим. Без бар нәрсәбезне дә югалттык, - дип сөйли Елена Ивановна, күзләрен сөртеп.
Елена Ивановнаны авылда барысы да белә. Ул шушы янган йортта туып үскән. Соңгы 15 елда социаль хезмәткәр булып эшләгән. Үз өенә өлкән яшьтәге йортсыз бер хатын-кызны да сыендырган булган. Хәзер алар вакытлыча күршеләрендә яши.
Янгын урынында район башлыгы Илһам Кашапов та булды. Ул йорт хуҗасы белән очрашты һәм район 130 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтәчәген вәгъдә итте. Шулай ук йорт хуҗабикәсе 300 мең сумга якын страховка алачак. Әмма бу акча йорт төзергә яки башка йорт сатып алырга җитми. Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банк картасы реквизитлары:
4276620030119477 Саклык банкы (кызы Кадирова Марина Дмитриевна)
Карта 89393764620 телефон номерына беркетелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса