“Бердәм Россия” партия контроле кысаларында төзелеш мәйданчыкларын тикшерүен дәвам итә
"Бердәм Россия"нең Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркеме җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендә республикада төзелә торган балалар бакчалары буенча рейд үткәрде. “Демография” милли проекты кысаларында, Питрәч районы Көек авылында яңа балалар бакчасы төзелә. Рейдта катнашучылар төзелешнең яхшы темплар белән баруын билгеләп үттеләр һәм халыкны контрольгә активрак җәлеп итүне сорадылар.
"Демография” милли проекты кысаларында, 2019 елда республикада алты мең балага исәпләнгән 29 балалар бакчасы сафка басачак. Яңа мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннарның яртысы 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәренә биреләчәк. Милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту төркеме экспертлары рейд барышында Көек авылының “Светлый” торак комплексында балалар бакчасы төзелеше ничек барганын бәяләделәр.
– Без эшнең яхшы темплар белән, графиктан алда баруын күрәбез. Документлар буенча, балалар бакчасы көзгә тапшырылырга тиеш, әмма төзүчеләрнең уку елы башына эшләп бетерәчәкләре аңлашыла инде. Бу дөрес тә: балаларга шулай уңайлырак.
Моннан тыш, ул Питрәч районының бу проектта аеруча активлык күрсәтүен билгеләп үтте: муниципалитет балалар бакчасына керү юлларын район бюджеты хисабына ясарга планлаштыра.
Милли проектлар 2019 елда старт алды. 2019-2021 елларда Татарстанда 12 юнәлеш буенча милли проектларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 44,6 млрд. сум бүлеп бирелгән. Бу 690 объект төзергә һәм модернизацияләргә мөмкинлек бирәчәк, алар арасында мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәни һәм спорт объектлары, юллар, коммуникацияләр, чистарту корылмалары бар. 2019 елның февралендә ТР Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе карары белән Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде. Төркем даими нигездә милли проектларның һәркайсы буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрә, шулай ук урыннарда контроль рейдлар үткәрә.
– Без кешеләргә төзелеш барышы белән танышу һәм үз фикерләрен белдерү мөмкинлеген бирергә тиеш, - дип билгеләп үтте рейдның тагын бер катнашучысы, полилингваль балалар бакчалары челтәрен һәм “Бала-Сити” мәктәбен оештыручы Альбина Насыйрова. – Моны эшләү беркайчан да соң түгел. Әйтик, Алабугада ата-аналар җәмәгатьчелеге спорт мәйданчыгына килгәч, балалар бакчасында телләр белән шөгыльләнү өчен кабинетлар булдыру мәсьәләсен күтәрде. Ә Казанда әниләр яңа балалар бакчалары мөдирләре белән бергә төркемнәр өчен уңайлы һәм сыйфатлы җиһазлар сайлап алу өчен берләштеләр.
Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, халыкны төзелешне контрольдә тотуга җәлеп итү өчен, әйтик, балалар бакчасы исемен сайлап алуга конкурс игълан итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа