Җәмгыять

Берсүзсез лидер

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча лидер булды.

Быел Россия Пенсия фонды җитәкчелеге бөтен ил буенча Пенсия фондының 84 бүлегеннән иң яхшыларын сайлап алды. Җиңүче төбәкне диплом белән бүләкләделәр һәм “Россия Федерациясе Пенсия фонды лидеры” исемен бирделәр. Исәп-хисап өчен Россия Пенсия фонды бүлекчәләре белгечләренең һөнәри осталык дәрәҗәсен билгеләүче якынча 100 өлеш кулланылган.
«Югары социаль эффективлыкның Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсында җиңүче буларак югары бүләкне Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафинга тапшырдылар.
ТР Питрәч районындагы Пенсия фонды идарәсе коллективы зирәк сәясәтче һәм талантлы идарәче Эдуард Яфасовичны югары бүләккә ия булуы һәм туган көне белән котлый.
- Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге – бу, беренче чиратта, профессионаллар коллективы, алар өчен мондый темпта эшләү стандарт, ә лидерның горур исеме моңа дәлил булып тора, - дип билгеләп үтте Эдуард Вафин үзе.