Званка авылында яшәүче Маһруйбикә Вәгыйз кызы Хәсәнова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилей көнне кунакларны – район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, район социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарованы Маһруйбикә апа яхшы кәеф белән каршы алды. Алар аңа Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән бүләк тапшырды.
Махруйбикә апа Теләче районы Ямбулат авылында туа. Аның язмышы ул авыр елларда яшәгән күп кешеләрнең язмышына охшаган. Аның балачагы, яшьлеге дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә.
Сугыш елларын ул аеруча дулкынланып искә ала. Бу буын балалары нинди авырлыклар гына кичермәгән: кулдан чәчәргә, урырга, ашлык сугарга, көлтә бәйләргә, печән эскертләргә һ.б. эшләргә туры килгән.
- Безнең балачак та булмады, безгә олылар белән беррәттән эшләргә туры килде, - дип искә ала ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Маһруйбикә апа шәһәргә китә һәм гомере буе төзелештә эшли. Эшче яшьләр өчен гадәти тулай торакта үз язмышын очрата. Аның бер яртысында егетләр, ә икенчесендә – кызлар яши торган була. Уртак кухняда ашарга әзерләгән вакытта Маһруйбикә апа Мидхәт исемле егет белән сөйләшеп китә, ул күрше авылдан булып чыга. Тиздән алар өйләнешәләр, хәзер инде 50 елдан артык тату гаилә булып яшиләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары һәм оныклары аларны бүген бик кадерлиләр. Оныкларның берсе алар янында яши, кызлары Гүзәлия дә ата-анасы йортында еш була, хуҗалык эшләрендә булыша, әти-әнисен кайгырта.
90 яшендә дә юбиляр искиткеч акылын һәм тормыш сөючәнлеген югалтмаган. Авыр хезмәт биографиясен нечкәлекләренә кадәр хәтерли, киләчәккә оптимизм белән карый. Ә кунаклар, саубуллашканда, юбилярны 95 яшьлеге белән котларга килергә вәгъдә бирделәр.