Бүген Пановка авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Денисов үзенең 96 яшьлеген билгеләп үтә
Аны туган көне белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов килде.
Питрәч районыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Иванович Денисовка бүген 96 яшь тулды.
Пановка авылыннан орден иясе Анатолий Денисов (17.06.1926) икенче гвардия дивизиясе составында сугыша. Армия генералы Иван Баграмян кулыннан гвардия билгесе ала. Белоруссияне, Балтиканы азат итә. Минзәләдә туып-үскән егет 1943 елның 6 ноябрендә сугышка китә.
1944 елда, чираттагы сугыш вакытында, беренче тапкыр аягы яралана, әмма күпмедер вакыт госпитальдә ятканнан соң, ул янә сафка кайта һәм соңрак кабат авыр яралана.
Бер ай дәваланганнан соң, аны Мәскәүгә җибәрәләр, ә аннан Казанга күчерәләр. Бу 1945 елда була. Анатолий Иванович аякка баскач, аны өенә кайтарып җибәрәләр.
Кызганыч, ветеранның аяклары хәзер бөтенләй йөрми диярлек, ул күрми дә, ишетми дә. Әмма гвардияче бирешми.
Анатолий Денисов батырлык һәм патриотизм өчен Кызыл Йолдыз ордены, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башка бүләкләргә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа