Бүген Питрәч районында 10 градуска кадәр җылылык көтелә
Җәмгыять

Бүген Питрәч районында 10 градуска кадәр җылылык көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Бүген, 13 майда, Питрәч районында салкын, әмма коры һава торышы фаразлана. Аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, дип хәбәр итә метеорологлар.

Җил төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан исәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-16 метрга җитәчәк.

Төнге салкыннан соң көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +7.. +10 градуска кадәр җылыначак.