Царевоның «Үсенте» балалар бакчасында Май чабу бәйрәме узды
Җәмгыять

Царевоның «Үсенте» балалар бакчасында Май чабу бәйрәме узды

Балалар бик теләп уеннарда катнашты

Царевоның «Үсенте» балалар бакчасында Май чабу бәйрәме узды. Балалар тәрбиячеләр белән бергә халык уеннары уйнады, әйлән-бәйлән итте. Күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар. Гадәттәгечә, бәйрәм балалар бакчасы пешекчеләре әзерләгән тәмле һәм хуш исле коймаклардан авыз итү белән тәмамланды.