Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Царевоның «Үсенте» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләде

Чараның максаты – сабыйларны бу матур бәйрәмнең йолалары белән якыннанрак таныштыру иде.

Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмаска, аларны киләчәк буыннарга да түкми-чәчми җиткерергә бурычлыбыз. Шул нисбәттән, үзебезнең “Үсенте” балалар бакчасында матур итеп бәйрәм чарасы уздырдык. 

Бәйрәм көнне иртәдән бакчабызда бәйрәм рухы чагылды. Матур итеп татарча милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Бәйрәмне балалар белән урамда матур итеп уздырдык. Аларга Сабантуй бәйрәменең тарихы, татар халкының милли уеннары турында сөйләдек, күңелле уеннар да оештырдык. Балалар узыша-узыша капчык киеп тә сикерделәр, чүлмәк тә ваттылар, бердәмлектә көч икәнен аңлау өчен бау да тартып карадылар. Әле ярый Сабантуйның төп кадагы – көрәш булмый калды, югыйсә тәкә да табып бирәсе булыр иде!

Чара балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю китмәде, йөзләрендә шатлык нурлары балкыды. Бәйрәм тәмамлангач, истәлеккә фотога да төштек. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән китте.

Сабыйларыбызны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруны, күңелләренә миллилек сеңдерүне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Бу матур бәйрәмне билгеләп үтүне киләчәктә дә гадәткә кертербез, һичшиксез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса