Дөньяда намуслы кешеләр бар әле
Кызганыч, хәзерге вакытта изге күңелле кешеләр кимегәннән кими бара.
Юлыңда изге, ачык күңелле кешеләр очраса, күңелгә рәхәт булып китә. Минем иптәш кызым белән булган хәл турында сөйләп узасым килә. Ул танылган фирмада җитештерелгән, алтын белән йөгертелгән, матур кызыл төстәге цифрблатлы кыйммәтле кул сәгатен югалтты. Ул бу югалтуга бик нык борчылды, чөнки бу сәгатьне аңа улы бүләк иткән булган. Әмма ул бирешергә теләмәде һәм үзе эшкә йөри торган маршрут буенча сәгать югалтуы турында белдерү ябыштырып чыга. Беркем дә, шулай ук мин дә моның нәтиҗәсе булырына ышанмады. Безгә аның файдасы булмас кебек иде. Әмма ул безгә: ”Тормышта һәркем нәрсә булса да югалта, әмма аның табылуына ышанмый. Ә мин төшенкелеккә бирелмәскә, ә югалткан әйбереңне табу өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк дип уйлыйм. Мин сәгатемне табып, кире кайтарырлар дип ышанам”, – диде. Һәм менә аның ышанулары юкка булмаган, аңа балалар иҗат йортыннан шалтыратып, сәгатьне аларның хезмәткәрләре Гүзәлия табуы турында хәбәр итәләр. Дус кызым моңа шулкадәр шатланды, безнең янәшәбездә эчкерсез, изге күңелле, намуслы кешеләр яшәве сөендерә. Ә безгә аннан үрнәк алырга, пессимист булмаска гына кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа