Питрәчнең үзәк мәчете территориясендә зур өмә үтте. Бу изге эштә дин тотучылар һәм район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре дә катнашты.
- Мәчет территориясен җыештыру – бу изге эш, ул барлык җыелганнарга да файда китерә. Мин барлык питрәчлеләрнең дә һәрвакыт шулай бердәм булып калуларын телим. Бүгенге изге эшне төрле милләт вәкилләре һәм төрле дин тотучылар бергә җыелып бергәләп башкардылар. Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә язылганча, кеше тарафыннан дөньялыкта кылынган изге эшләр аңа ахирәттә меңе белән кире кайта.
Шулай ук барлык питрәчлеләргә мәчет төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм. Гыйбадәтханәләр һәрвакыт бөтен дөнья белән төзелә. Бу изге эшкә бай меценатлар да күп акча тоткан, хәтта тол хатыннар да үз өлешләрен керткән. Шулай итеп, әйдәгез, без дә үзебезнең туган җиребездә, район үзәгендә матур һәм уңайлы мәчет төзеп, балаларыбыз соңыннан безнең өчен дога кылсыннар өчен эз калдырыйк, - дип билгеләп үтте Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт.
