Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экспертлар өстәмә рәвештә акча эшләү өчен иң популяр вакансияләрне атады

Исемлеккә барлыгы 15 вакансия керде

«Авито» сервисы аналитиклары Россиядә бу көздә өстәмә рәвештә акча эшләү өчен иң югары хезмәт хакы түләнә торган 15 вакансияне атады.

Рейтингка электрик, диспетчер, персонал буенча менеджер, кухня хезмәткәре, ресторан администраторы, ремонтчы, сантехник, слесарь, итче, буяучы, кондитер, массаж ясаучы, логопед, каһвә пешерүче һәм архитектор кергән.

Шулай ук, сервис мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр электр энергиясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәткәрләргә эш хакын 78 процентка арттырган. Әйтик, электрик тулы булмаган эш көнендә аена уртача 53,6 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса