Коррупция – илебезнең һәр кешесенә кагылышлы проблема.
Ул төрле формаларда чагылыш таба. Без барыбыз да икътисады алга киткән, һәркемнең сайлау хокукы булган, законнар тайпылышсыз үтәлә торган, һәм беркем дә үзе лаек булмаган өстенлектән файдалана алмый торган дәүләттә яшәргә телибез. Әмма коррупция яшәгәндә, әлеге барлык мөмкинлекләр турында хыялланасы гына кала. Бу күпчелек илләр өчен актуаль проблема, шуңа да Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне барлыкка килгән. Әлеге көн уңаеннан безнең районда антикоррупцион юнәлештәге 130 чара үтте. Болар очрашулар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, сыйныф сәгатьләре һәм башка чаралар.
Коррупциягә каршы көрәш көненә район үзәге укытучылары ныклап әзерләнде. Балаларга коррупция кебек катлаулы теманы аңлатып бирү җиңел эш түгел. Шунысы ачыкланды, башлангыч сыйныф укучыларына да “коррупция” сүзе яхшы таныш икән, алар бу турыда әти-әниләреннән ишетеп, телевизордан карап беләләр икән.
Югары сыйныф укучылары бу тема буенча инде бөтенләй башкача, олыларча фикер йөртә. Алар проблеманы хәл итү юлын законнарны катгыйландыруда, хезмәт хакларын арттыруда күрә, шул вакытта ришвәт алу ихтыяҗы килеп тумас иде, дип саный алар, ачык судлар да проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр иде диләр.
Балалар ришвәтчелек белән бәйле хәлләр чагылыш тапкан гыйбрәтле сәхнә күренешләре әзерләгәннәр. Аларда медицина өлкәсе аеруча еш искә алынды. Район үзәгенең икенче мәктәбе 4 сыйныф укучылары тамашачыларны Африкага алып китте, анда кечкенә маймылларның эчләре авыртып киткән, ә доктор балаларны бары тик бер машина банан алып килсәгез генә дәвалыйм ди.
- Кешеләр, ярдәм итегез! Медицинада коррупцияне бетерегез! – дип өзгәләнә ана маймыл.
Югары сыйныф укучылары да үз пациентларыннан ришвәт алучы намуссыз табибның эшен күрсәттеләр.
Тугызынчы сыйныф укучылары КВН уенын коррупция темасына багышладылар.
- Безнең өчен креатив һәм бик файдалы чара оештырылды, ул коррупция нәтиҗәләренең ни дәрәҗәдә тискәре булуы турында уйланырга мәҗбүр итә, - ди икенче мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы Нәргисә Аюбджанова. – Минемчә, барысы да кеәенең үзенә бәйле. Һәркем үзенә ничек яшәргә кирәклеген үзе хәл итә. Тик моның нәтиҗәләре бөтен җәмгыятькә кагылганга күрә, мондый җинаять кылганчы яхшылап уйларга кирәк.
Кызыклы дәресләрдән соң, мәктәптә “Мәктәп укучысы күзлегеннән коррупцияне профилактикалау” дигән түгәрәк өстәл узды. Анда хокук саклау, җирле үзидарә органнары, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, социаль яклау, сәламәтлек саклау бүлекләре, иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр вәкилләре катнашты.
Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова җыелганнарны республикада үткәрелгән коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Укучылар исә ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләрендә яхшы хәбәрдар булуларын күрсәттеләр һәм җәмгыятьнең закон тыңлаучан гражданины булу бик мөһим, дигән фикерне белдерделәр. Очрашу вакытында укучылар, чын журналистлар кебек, үткен сораулар бирделәр. Һәм хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләреннән гадел, компетентлы җаваплар алдылар.
Коррупциягә каршы чараларны үткәрүдә актив катнашканнары өчен “Бердәм Россия Яшьләр гвардиясе” район иҗтимагый хәрәкәте лидеры Екатерина Галләмова, район ветераннар советы рәисе һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Эльгиза Фәйзуллина, “Форпост” яшьләр хәрәкәте директоры, “Аграр яшьләр берләшмәсе” Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Таҗиева һәм Питрәч районы үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары, “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Ксенофонтовага район башлыгы Илһам Кашаповның Рәхмәт хатлары тапшырылды.