Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаеплене табу гына җитми, аның гаебен расларга да кирәк

Тикшерүче һөнәре – катлаулы эш, монда өйгә соң кайту, теләсә кайсы вакытта эшкә чыгып китү гадәти хәл. Җинаятьчеләр белән эш иткән полиция хезмәткәрләре көн саен куркыныч хәлгә дә юлыгырга мөмкин. Шуңа да карамастан, кыю, фидакарь, гаделлек һәм дөреслек өчен көрәшүче кешеләр бар, алар үзләрен гражданнар куркынычсызлыгын һәм хокукларын яклауга багышлый. 6 апрельдә Эчке эшләр министрлыгы тикшерү бүлеге хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 1963 елда нәкъ менә шул көнне СССР Югары Советы Президиумы Указы белән эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләренә башлангыч тикшерү алып бару хокукы бирелә.

Тикшерү органы хезмәткәре югары квалификацияле һәм намуслы, кыю, тәртипле, принципиаль булырга тиеш. Теоретик һәм практик күнекмәләргә ия булу, ә иң мөһиме, һәрвакыт, төнлә дә, көндез дә эшкә да әзер булып торырга кирәк.
Тәүлекнең төрле вакытында вакыйга булган урынга чыгарга туры килергә мөмкин, эшнең да кайчан һәм ничек буласын алдан белеп, планлаштырып куеп булмый. Тикшерүче җинаять урынында эшне оста итеп оештырырга һәм беренчел материалларны тупларга тиеш. Шикле кешене билгеләү һәм тоткарлау – төп максат, әмма бу бердәнбер бурыч түгел, аның гаебен раслау базасы тупларга һәм барлык беркетмәләрне теркәргә кирәк, дәлилләрне закон нормалары нигезендә документлаштыру мөмкин. Һәр гамәл процессуаль яктан дөрес беркетелергә тиеш.
Соңгы елларда Питрәч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең тикшерү бүлеге коллективы бик күп реформалар кичерде, шул исәптән, кадрлар өлкәсендә дә, зур яңалыклар булды, әмма хезмәткә тугрылык, закон буенча эш итү принцибы үзгәрешсез кала.
Бүгенге көндә тикшерү бүлегендә Әнвәр Гайфуллин, Радик Шәрипов, Радик Билалов, Снежана Чиндина, Валентина Мамакова хезмәт куя. Алар барысы да яшь, энергияле, эшләре хакына вакытларын кызганмаучы, юридик яктан белемле, заман таләпләрен белән аларга яраклашып эш итә белүче кешеләр. Алар гадел, югары профессионализмга ия булулары белән аерылып торалар. Югарыда санап үтелгән бу сыйфатлар аларның һәркайсына көндәлек эшчәнлекләрендә билгеле бер уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Питрәч районы тикшерү бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре безнең республиканың башка хокук саклау органнарында җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәм гадел хөкем хакына нәтиҗәле эшләүләрен дәвам итә.
Истәлекле көн уңаеннан хезмәт ветераннары - Виссарион Яковлевич Захаровка, Хәмзә Минхәт улы Әхмәтовка, Геннадий Иванович Полторабатькога аерым рәхмәт белдерәсе килә. Алар җинаятьчелеккә каршы профессиональ дәрәҗәдә көрәшү өчен ныклы нигез булдырган кешеләр. Алар бүгенге көндә дә төпле киңәшләре белән ярдәм итә, тәҗрибәләре белән уртаклаша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса