Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Галина Макарова: «Пациентларыбызга тәмле һәм файдалы ризык ашатабыз»

Питрәчле инде егерме ел Питрәч район үзәк хастаханәсенең азыктөлек блогында пешекче булып эшли.

Галина Дмитриевна Янсуар авылында туган. Балачактан төрледән-төрле ризыклар пешерергә яраткан. Аның әнисе Пелагия Никитична
кызының бу мавыгуына комачауламаган, киресенчә, аны хуплаган, өйрәткән.
Галя гаиләдә өченче бала була. Шуңа да кечкенәдән абыйларына, әти-әнисенә эштән кайтырга ашарга пешереп куя торган булган. Пешергән ризыкларын мактый-мактый, тәмле, дип ашый торган булганнар. Туган мәктәбен тәмамлагач, ул Казан училищесына укырга кергән, анда пешекчегә укыган. Диплом алганнан соң, башкаланың бер заводына һөнәре буенча эшкә урнашкан.
1991 елда Галина авылдашы Николайга кияүгә чыга. Яшь гаилә Питрәчкә күченеп кайта. Ул «Айгөл» балалар бакчасына эшкә урнаша, анда шулай ук туклану линиясе буенча эшли. 2001 елдан район хастаханәсенең азык-төлек блогында пешекче буларак хезмәт куя.

Эш көнебез иртәнге алтыдан башлана һәм кичке алтыда тәмамлана, - дип сөйли Галина Дмитриевна. - Башта пациентларга иртәнге аш
бирергә кирәк. Шуннан соң төшке аш әзерли башлыйбыз. Иртәнге һәм кичке аш өчен бездә ботка һәм салатлар каралган, төшке аш өчен – беренче һәм икенче ризыклар. Эчемлекләрдән чәй, желе, компот һәм башкаларны бирәбез. Йөз яки аннан да күбрәк кешегә ризык әзерлибез. Бездә меню төрле, продуктлар җитәрлек. Пациентларга тәмле һәм файдалы ризык ашатабыз. Кечкенә генә коллективыбызда өч пешекче, кухня ярдәмчеләре бар, без сменалап эшлибез, – диде ул үзенең эш көннәре нечкәлекләре белән уртаклашып.

Әлбәттә инде, Галинаны өендә дә көндәлек эшмәшәкатьләр көтә, аңа һәрвакыт ире Николай ярдәм итә, алар белән шулай ук иренең 90 яшьлек әтисе Николай Борисович та яши.
Галина Дмитриевнаны еш кына туганнары, танышлары туйга, юбилейга һәм башка гаилә бәйрәмнәренә өстәл әзерләргә булышырга
чакыра. Ул өчпочмак, бәлеш ясарга, төрледән-төрле беренче һәм икенче ашлар әзерләргә ярата. Ул үз эшен бөтен күңелен биреп башкара, шуңа да аның ризыклары тәмле һәм файдалы килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса