Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа үрнәктәге чит ил паспортын кайчан яңадан бирә башлаячаклары билгеле

Бу хакта Татарстанның күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

Яңа үрнәктәге, гамәлдә булу вакыты 10 ел тәшкил иткән чит ил паспортлары бирүнең вакытлыча туктатылуы Татарстанда «Минем документлар» офислары клиентлары арасында киеренкелек китереп чыгармады.

«Киеренкелек күзәтелми, әгәр кешегә ашыгыч рәвештә чит илгә чыгарга туры килсә, запас вариант бар – иске үрнәктәге паспортка заказ бирергә мөмкин. Без биометрик паспортларга гаризалар кабул итәбез, әмма Гознакта проблемалар килеп чыгу сәбәпле аларның апрель аенда гына әзер булачагын әйтәбез», - диде Мозаффарова.

Спикер билгеләп үткәнчә, биометрик чит ил паспортын әзерләүнең гадәти срогы – 30 көн. Якынча мәгълүматлар буенча, мондый паспортларны бирү вакыты хәзер 15 апрельгә кадәр озайтылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса