Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашаповның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Хөрмәтле якташлар!

Сезне, Татарстан һәм Питрәч районы халкын, Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бүгенге көндә Татарстанда тотрыклы вәзгыять булуы куандыра. Сынауларга карамастан, без күп кенә социаль-икътисади проблемаларны хәл итү юлларын табабыз. Республика җитәкчелеге гражданнар татулыгын ныгыту өчен кече Ватаныбызда гына түгел, аннан читтә дә актив көч куя. Татарстан илнең халыкара стратегиясен тормышка ашыруга зур өлеш кертә.
Татарстан үз казанышлары белән үз халкына бурычлы. Кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләрен үстерүгә безнең район халкы да зур өлеш кертте. Хезмәт сөючәнлек һәм тормыш оптимизмы, тарихи үткәнгә һәм милли-мәдәни традицияләргә сакчыл караш бүгенге кыенлыкларны җиңеп чыгуда, кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүдә ышаныч тудыра.
Быел без кешелек өчен тагын бер мөһим датаны - Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Без онытылмас батырлык кылган ата-бабаларыбызның хәтеренә тиешле бәя бирергә тиеш. Чөнки аларның фидакарьлеге һәм батырлыгы нәтиҗәсендә, без бүген билгеләнгән планнарны уңышлы үтәп, киләчәккә бурычлар куя алабыз.
Кадерле якташлар! Сезгә чын күңелдән уңышлар, яхшы кәеф, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!


Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса