Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Илдар Кадриев: “Мин йөрәгемне тыңладым һәм мәдәниятне сайладым”

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Кадриев Питрәч районында мәдәният үсешенә зур өлеш керткән шәхес

Илдар Гали улы Питрәч авылында туа һәм гомере буе шунда яши.
Илдар Кадриев хезмәт эшчәнлеген армиядән соң финанс бүлегендә башлый. Тик шулай да бу эштән аны һәрчак мәдәният эшләре бүлдергәләп тора.
- Мине гел концертларга чакырдылар, еш кына эштән сорап китә идем. Бервакыт җитәкче мине сайлау алдына куйды – я мәдәният, я финанслар. Мин йөрәгемне тыңладым һәм беренчесен сайладым, - дип искә ала Илдар Галиевич. Үзешчән артистлар белән мәдәният йортлары булмаган авыллар буйлап концертлар куеп йөрү башлана.
1982 елда аны район мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Аның җитәкчелегендә яңа иҗат коллективлары барлыкка килә, гадәти булмаган бәйрәмнәр оештырыла.
- Мин район мәдәният йортын 36 ел җитәкләдем. Кешеләр белән даими аралашып торуны яратам. Берәр чарадан соң тамашачы килеп, рәхмәт әйтсә, моннан да кадерле бүләк юк, - дип ышандыра мәдәният тармагы ветераны. – Мин бердәнбер югары белемсез мәдәният йорты директоры идем, - дип билгеләп үтә ул. Иҗатка мәхәббәт, талант хәтта иң дәрәҗәле дипломнардан да көчлерәк булып чыга.
Бүгенге көнгә кадәр Илдар Гали улы районның мәдәни тормышы белән тыгыз бәйләнештә, ул район мәдәният йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясый, конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша.
- Иҗатсыз булмый, хәтта пенсиядә дә. Өйдә генә утырсам, миңа бик авыр һәм күңелсез булыр иде, - ди әңгәмәдәшебез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса