Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов якынлашып килүче Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр – Яңа ел һәм Раштуа белән чын күңелдән котлыйм! Бу безне иң күркәм, иң яраткан бәйрәмнәребез, алар кешеләрне берләштерә, туганнарны һәм якыннарны гаилә учагы янына җыя, уңай үзгәрешләргә, уңышка ышаныч һәм яхшылыкка өмет уята.

Бу ел мөһим кызыклы вакыйгаларга бай булды. Җиңел булмады, әмма нәтиҗәләргә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз да бар. Кыенлыклар безне берләштерде, без билгеләнгән максатларга бергәләп бардык, кече Ватаныбыз файдасына бергәләп эшләдек.

Яңа 2024 ел алдыннан аеруча махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызны котларга телим. Мин сезгә фидакарьлегегез, хәрби батырлыгыгыз өчен рәхмәтлемен.

Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын, күңелле сюрпризлар белән сөендерсен, уңышларга юмарт булсын, һәр йортка бары тик шатлык-куанычлар гына, сәламәтлек, һәм муллык китерсен! Иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын телим! Яңа ел котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса