Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илһам Кашапов: “Сезнең проблемалар сезнеке генә түгел”

Көек авылында халык проблемаларына багышланган очрашу булды.

Еш кына төзүчеләрнең мәнфәгатьләре белән территорияне үстерүнең стратегик планы тәңгәл килми. Нәтиҗәдә, шәһәргә якын булган яңа торак комплекслар эчендә транспорт челтәре булмау, инженерлык, социаль инфраструктура, эш урыннары һәм башкалар җитмәве күзәтелә. Көектә дә шулай. Торак төзелеше һәм территорияне үстерү программасы төгәл координацияләнергә тиешлеген һәркем аңлый. Нәкъ менә шуның өчен Татарстанда Киңлекне планлаштыру институты оештырылды да инде.

- Институтның төп максаты - шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасын алып бару, документациясен эшләү һәм актуальләштерү, – дип билгеләп үтте җирле халык һәм район хакимияте белән очрашуда институт директоры Олег Григорьев.

Гади генә итеп әйткәндә, Институт шәһәр төзелешен яхшыртачак һәм җиңеләйтәчәк, территорияне үстерү проблемасын хәл итүгә комплекслы якын килергә мөмкинлек бирәчәк. Барлык шәһәрләрдә һәм шәһәр янында социаль инфраструктура булдыру өчен зур суммада акча таләп ителә. Моны сайлап һәм дөрес итеп эшләргә кирәк, шуңа күрә халыкның социаль активлыгына игътибар итү зарур. Моның өчен хәзер Институт махсус сайт булдыра, анда яшәүчеләр үз үтенечләрен билгели алачак һәм шунда бирелгән тавышлар буенча теге яки бу социаль объектларны төзүдә чын ихтыяҗны билгеләргә мөмкин булачак.

Көек – Киңлекне планлаштыру институты караячак беренче территория.

– Анда мәктәп, биредә балалар бакчасы, ә монда тротуар кирәк... Элек әлеге мәсьәләләрне хәл итүнең системасы булмады, кем үзенә игътибарны юнәлтеп өлгерә, шуның файдасына мәсьәлә хәл ителә иде. Хәзер яңа алым барлыкка килде, аны безгә бергәләп тормышка ашырырга кирәк. Ышаныгыз, сезнең проблемалар сезнеке генә түгел. Бистә проблемалары минем өчен дә җитди мәсьәлә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

Киләсе очрашу 17 декабрьдә узачак. Бу көнгә кадәр сайтта Көек бистәсенең төп проблемалары күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса