Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иминият кертемнәре – булачак пенсиябез

Россиянең һәр гражданы хезмәт пенсиясенә хокуклы. Аның нинди булуы Пенсия фондына мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәренең түләнеп баруына бәйле. Шул уңайдан хәбәрчебез Фәния Михеева район Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр ӘХМӘТҖАНОВ белән әңгәмә корып алды.

- Мәгълүм булганча, эшләүче гражданнарга мәҗбүри пенсия кертемнәрен эш бирүчеләре күчерә. Әлеге планда безнең районда хәл ничегрәк?
- Район буенча иминият кертемнәрен түләү яхшы дип әйтмәс идем. 2014 ел башына 20 миллион 749 мең сум тәшкил итте. Идарә хезмәткәрләре бурычларны түләттерү максатыннан чаралар комплексыннан файдаланды. Түләмәүчеләр адресына хәбәр итү кәгазьләре белән хатлар таратты.
- Файдасы булдымы соң?
- Кайбер очракларда. Кешеләр бурычлары турында исләренә төшерде һәм бурычларын түләделәр. Ә җавапсыз караучылар белән эшләргә туры килде. Урыннарга барып, проблеманың асылын аңлаттык, әлеге хәлдән чыгу юлларын тәкъдим иттек. Күп кенә эшмәкәрләр үзләре өчен нәтиҗә ясады. Март аенда гына да суд приставы хезмәте белән Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре 4 рейд үткәрде һәм бурычлы эшмәкәрләр белән очрашты. Аларның күбесе шактый зур суммага әҗәтле - 90 мең сумнан артып киткәннәре дә бар. Апрель аенда да утырышлар планлаштырылды, алар һәр пәнҗешәмбе оештырылачак. Без Колай, Богородск авылларында булдык. Шулай ук Шәле, Күн авылларында утырышлар үткәреләчәк.
- Бу берьеллык бурычлар гына түгелдер. Кеше ул турыда белмәгәнме?
- Кеше теркәлә һәм үз бизнесын башлап җибәрә. Аннары ниндидер сәбәпләр аркасында аны ташлый. Ә иминият кертемнәре түләүләре турында оныта. Әгәр физик затлар шәхси эшмәкәр буларак салым органнарында теркәлә икән, кертемнәрне түләргә кирәк. Эшне ташлагач, учеттан төшсәң, бернинди проблема да килеп тумас иде. Сүз уңаеннан, 45 кешенең 15е бурыч артмасын өчен шунда ук учеттан төшкән.
- Барысы да бурычларын түләп бетердеме әле?
- Юк. Аларга карата катгый чаралар күреләчәк. Мәсәлән, Россия Федерациясеннән читкә чыкмау, милкенә арест салу, милеккә бәйле һәр килешү төзүне туктату, милек сатуны тыю. Закон буенча иминият кертемнәре буенча бурыч пенсиядән дә тотып калынырга мөмкин.
- Катлаулы хәлдә калган эшмәкәрләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Иң элек шуны әйтәсем килә. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажы һәм шәхси коэффициент Пенсия фондына мәҗбүри иминият кертемнәрен түләгән очракта гына исәпләнә. Кыскасы, иминият кертемнәре - сезнең булачак пенсиягез.
Быел иминият кертемнәре суммасы 20 мең 727 сум 53 тиен, ә бер айга түләү 1727 сум 29 тиен. Бу гап-гади арифметика.
Иминият кертемнәрен җыю дәвам итәчәк. Без бурычлыларның исем-фамилияләрен массакүләм мәгълүмат чараларында бастырырга уйлап торабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса