Җәмгыять

Иминият взносларын барыбер түләргә туры киләчәк

Әгәр эшмәкәр үз эшен ачкан һәм ниндидер сәбәпләр аркасында аның эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылмый икән, иминият взносларын барыбер түләргә туры киләчәк.

Иминият взнослары, шул исәптән түләүчеләр - шәхси эшмәкәрләр яки адвокатлар, медиаторлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, арбитраж идарә итүче, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шөгыльләнүче бәяләүчеләргә билгеләнгән түләүләр белән идарә итүне Федераль салым хезмәте гамәлгә ашыра. Билгеләнгән түләүләрне исәпләү шәхси эшмәкәрне исәпкә куйган көннән исәптән төшергән көнгә кадәр башкарыла, ягъни шәхси эшмәкәр буларак физик затның эшчәнлеген туктаткан вакытка кадәр. Шунысы бик мөһим, иминият взносларын түләү буенча йөкләмәләр эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылу һәм алып барылмауга бәйле түгел. Агымдагы елга билгеләнгән түләүләр суммасы 36 238 сум тәшкил итә: мәҗбүри пенсия иминиятенә – 29 354 сум һәм мәҗбүри медицина иминиятенә – 6 884 сум.
Түләү срогы 2019 елның 31 декабренә кадәр. Шуңа игътибар итегез, билгеләнгән вакытта фиксацияләнгән түләүләр түләнмәгән очракта пенялар исәпләнә, шулай ук банклардагы счетларга арест салына. Бурыч суммасы суд приставларына түләтүгә тапшырыла һәм чит илгә чыгу чикләнә. Шуңа күрә, әгәр эшмәкәрлек эшчәнлеге тормышка ашырылмаса, киләчәктә иминият взнослары буенча бурыч күләме артмасын өчен, ашыгыч рәвештә шәхси эшчәнлекне ябарга кирәк. Шунысы мөһим, бурыч булу шәхси эшмәкәрне ябу өчен киртә түгел. Эшмәкәр статусы югалткан очракта физик зат үзенең шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлеген алып барган чорда фиксацияләнгән түләүләрне түләү бурычы саклана. Салым органнарыннан ничек алданрак учеттан төшсә, аның түләү өчен иминият взнослары суммасы шулкадәр азрак була. Моның өчен физик зат тарафыннан шәхси эшмәкәр буларак эшчәнлекне туктату турында гариза бирелергә тиеш. Аны махсус форма буенча язарга һәм күпфункцияле үзәкнең бер бүлегенә җибәрергә, яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән электрон формада җибәрергә кирәк. Күп функцияле үзәк аша мөрәҗәгать иткәндә яки гаризаны электрон формада җибәргәндә дәүләт пошлинасы таләп ителми.