Инвалид балаларның әтиләре өлешчә мобилизациядән азат ителде
Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Инвалид балалар тәрбияләүче ир-атлар, гаиләдә ничә бала булуга карамастан, өлешчә мобилизациядән азат ителде.
Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты башлыгы Нина Останина сүзләренчә, РФ Саклану министрлыгы шулай ук, хатыннарының йөклелек срогы 22 атнадан артмаган очракта, ике баласы булган әтиләрне хәрби хезмәткә чакырудан азат итәргә карар кылган.
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов элегрәк белдергәнчә, 4 октябрьгә кадәр хәрби хезмәткә чакырылган, өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче мобилизацияләнгән ир-атлар өйләренә кире кайтарылачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа