Ул район һәм республика яңалыклары белән матбугат басмаларында танышып бара, аңа аларны улы яздыра икән.
Иске Йорт авылыннан 87 яшьлек Галия Сафина «Татмедиа» медиакомпаниясенең газета-журналларына язылучылар бәйгесендә җиңде.
Ул “Вперед” район газетасының баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова кулыннан бик файдалы бүләк – кан басымын үлчәү өчен кирәкле прибор алды. Пенсионер билгеләп үткәнчә, аның алдагы тонометры бик искергән, ә монысы бик урынлы булган.
Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик аралашучан булып чыкты. Гомере буе хат ташучы булып эшләвен әйтте. Район газетасында аның турында язуларын горурланып билгеләп үтте.