Кадерле якташлар!
Җәмгыять

Кадерле якташлар!

Сезне якынлашып килүче 1 Май – Яз һәм Хезмәт көне белән котлыйм!

Вакытлар узу белән бу бәйрәмнең исеме ничек кенә үзгәрмәсен, бу көн безнең өчен hәрчак Яз һәм Хезмәт тантанасы булып кала. Бу ике төшенчә беркайчан да үз әһәмиятен hәм кыйммәтен югалтмаячак. Табигать уянган, тормышка яңа төсмер өстәгән яздан без һәрвакыт яхшы үзгәрешләр көтәбез, аңа яңа өметләр баглыйбыз. Ә безнең киләчәк имин хезмәт белән генә булдырылырга мөмкин.
Кадерле питрәчлеләр, сезнең һәркайсыгыз районның социаль-икътисади үсеше өчен заман куйган бурычларны нәтиҗәле хәл итә, төрле өлкәләрдә югары күрсәткечләргә ирешә һәм киләчәккә ышаныч белән карый. Барыгызга да намуслы хезмәтегез һәм туган төбәгебезгә карата эчкерсез мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт!
Сезгә тыныч хезмәт, нык сәламәтлек, һәр йортка иминлек һәм язгы яхшы кәеф телим. Күңелегез hәрвакыт күтәренке булсын, йөзегездән елмаю китмәсен.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.