Кайбер гаиләләргә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу өчен субсидия бирәләр
- Күп балалы гаиләләргә газ үткәргәндә чыгымнарны каплауга акча бирүләрен ишеттем. Тулырак мәгълүматны белергә телим, – дип язды социаль челтәрләрдә Ленино-Кокушкино авылында яшәүче бер хатын-кыз.
Без әлеге сорауны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдиновка юлладык.
- Әлеге түләү бер йортка бер тапкыр 80 мең сумга кадәр бирелә. Аңа составында Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче һәм икенче төркем инвалидлары булган гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр исәп тота ала. Монда шулай ук күп балалы гаиләләр, бер кешегә 10000 сумнан кимрәк керемле гаиләләр дә керә. Аена 10000 сумнан алып 19000 сумга кадәр керемле гаиләләргә субсидия 60000 сумга кадәр бирелә.
Исәпләүдә газлаштыру буенча проект һәм төзелешмонтаж эшләренә, йорт эчендәге газ җиһазлары һәм газ исәпкә алу приборлары сатып алуга тотылган чыгымнар исәпкә алына.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында гаризаны йорт милекчесенә яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.
Кирәкле документлар исемлеге: торак йорт участогы чикләре эчендә газ үткәрү буенча эшләр башкаруга подряд килешүе; газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты; паспорт күчермәләрен кушып башкарылган эшләр өчен түләүне раслаучы документ; төзелеш тәмамланган объектны газ бүлү системасына тоташтыру турында акт; торак бинага хокук билгели торган документ; гариза бирүченең гаилә әгъзаларыннан (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) мөрәҗәгать итүчегә шәхси мәгълүматларны тапшырганда алар исеменнән эш итәргә рөхсәт бирүче документлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа