Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайда калды яшьлек еллары!

Һәркемгә дә илле биш ел бергә тату гомер итү насыйп булмый. Бу бик күп вакыт. Мөгаен, ул шуңа да зөбәрҗәт туй дип аталадыр. Зөбәрҗәт - ул сирәк очрый торган, кыйммәтле, бик матур таш. Ул нык, бәхетле тормыш билгесе.

Дарья Гуриевна һәм Афанасий Антонович икесе дә Әлбәден авылында туган. Монда туып-үскәнгә, бер-берсен күптәннән белгәннәр. Бер урамнан йөргәннәр. Әмма Афанасий гына кызга игътибар да итмәгән. Җиде ел аерма аларны төрле юлдан йөрткән. Ул мөстәкыйль олы егет чагында, Дарья яп-яшь кыз гына булган. Вакытлар узган саен, ул сөйкемле, гүзәл кызга әйләнгән. Бервакыт Афанасий очраклы гына Даша белән очраша, аңа күзе төшә. Ул чакта кызга 16 яшь була.
Слепневлар Пыкрау көнне туй итәләр. Аларның ак күлмәкләре дә, балдаклары да булмый. Әмма аларны бу борчымый, чөнки алар бер-берсен ярата. Мәхәббәт аларга күңелсезләнергә ирек бирми. Мәхәббәтләре аларның ныклы гаилә нигезе булып тора.
- Мәхәббәт ул сихри көчкә ия. Әгәр яратасың икән, син кичерә, бер-береңә юл куя белергә тиеш. Хатын-кыз бик акыллы һәм түземле булырга тиеш, - ди Дарья Гуриевна.
Мәгълүм булганча, гаиләнең нигез ташлары әкренләп салына: эш, якыннарың турында кайгырту, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре, балалар тәрбияләү. Сүз уңаеннан, Афанасий егет чагында ук йорт салган. Яшь хатынын да әлеге йортка алып кайткан ул.
Бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле. Аның башкарган эшләре бихисап. Тракторчы булып та, бригадир булып та эшләргә өлгергән ул. 1964 елда Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов исемендәге (хәзерге "Марс" хуҗалыгы) колхозда партия оешмасы секретаре итеп билгелиләр аны.
- Ул вакытта хуҗалыкта партия оешмасы секретаре зур роль уйнады, - дип сөйли Афанасий Антонович. - Кешеләр белән эшләүнең бөтен җаваплылыгы да аның өстенә төшә иде. Бу тырышып эшләүне таләп итте.
Берничә елдан соң аңа Татар Тау Иле авылындагы хуҗалыкны җитәкләргә тәкъдим итәләр. Әлеге вазыйфаны ул унбер ел башкара.
- Бу иң нәтиҗәле еллар иде, - ди Афанасий Антонович. - Мин хәзер дә эшсез торырга яратмыйм. Менә инде берничә ел буе урак сыйфатын тикшерү комиссиясендә катнашам. Ә Дарья гаиләне алып барды, балаларны тәрбияләде, йортны тәртиптә тотты, эшләде. Балалар тәрбияле булып үстеләр. Без алардан бик канәгать. Әлбәттә, монда хатынымның өлеше зур. Мин һәрвакыт эштә идем.
- Миңа кайнанам да ярдәм итте, - дип өстәде Дарья Гуриевна. - Әбиләр белән үскән балалар игелекле, ягымлы булып үсә. Аның белән 40 ел бергә аңлашып яшәдек. Ул мине үз итте һәрвакыт яклый, хуплый иде. Хәзер инде үзем 30 ел киленнәр белән яшим.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Слепневларның балалары да әти-әниләреннән үрнәк алып, яхшы, нык гаилә корган. Олы уллары Анатолий - 30 ел, икенче уллары Марсель 23 ел тормыш иптәшләре белән гомер итә.
Афанасий Антонович һәм Дарья Гуриевнаның балалары күптәннән инде мөстәкыйль тормыш белән яши: икесе Казанда, берсе үз яннарында яши. Слепневлар нәселен алты онык һәм бер оныкчык дәвам итә. Аларның гаиләсендә 15 кеше санала хәзер.
- Һәр айда бездә нинди дә булса вакыйга була, - ди Дарья Слепнева. Бер өстәлгә сыймыйбыз хәтта. Бик озак вакытлар күрешмичә дә тора алмыйбыз. Балалар хәлләребезне белеп кенә тора.
- Безнең гаиләдә фикер каршылыклары булганы юк, - ди ир белән хатын.
Гаилә бәхетен алар үзара аңлашып, бер-береңне хөрмәт итеп, бер-береңнең кимчелекләрен күрмичә, яратышып яшәүдә күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса