Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кайсы минем әти икән?!”

Аллага шөкер! Әтием Вәгыйзь Галәви улы сугышлар афәтен кичеп, исән кайта алды, 1982 елның 27 октябренда 69 нчы яшендә вафат булды.

Шушы көннәрдә әтиемнең хәрби учет карточкасы белән таныштым. Йөз көнлек фин сугышында катнашкан, 12 нче гаубица полкында сугышкан. Март аенда фин сугышы беткәч, Ленинградта киез итек белән су ерып йөргән. 1941 елның 22 июнендә үк мобилизацияләнгән, 144 дивизиядә хезмәт иткән. Алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташыган. Әллә ничә машинасы күккә очкан. Сөйли иде мәрхүм: "Украинаның дала юлыннан барасың. Әллә кайдан гына күк йөзенә немец бомбардировщигы килеп чыга. Машинаңны юлда калдырасың да, бар көчкә читкә чабасың, башыңны кулларың белән кочаклап җиргә ятасың. Теге фашист бомбаларын яудыра да югала. Ә юлда ут, янгын, мәхшәр!.." Кайтам дип торганда, Япония белән сугышка китә. 48 нче артиллерия зенит полкында ЗИС-5 автомашинасы шоферы.
Казан вокзалын: "Улым Рәшит, кызым Рәшидә!" - дип, кычкыра-кычкыра узып китә. Ә өйдәгеләр берни белми. Туганнары Казан тулы... Әйтергә кушмаганнар. Әти 1946 елның июнендә кайтты. Хәтерлим: әтине Казаннан ир туганнары озата кайтты. Менә өй каршына полуторка килеп туктады. Полуторка дигәнен бераз үскәч кенә белдем әле. Машинадан ир-атлар сикереп төштеләр. "Вәгыйзь кайткан!" - дип, бөтен авыл халкы җыелган иде. Мин, 5 яшьлек кызчык: "Кайсы минем әти икән?" - дип, кешеләр арасында йөгереп йөрим, базык гәүдәле, билен каеш белән буган, күн итек кигән, зәңгәр күзле бер матур ир кешенең аякларын: "Әти!" - дип кочаклап алдым. Бар кеше: "Әтисен ничек таныды? Бишектә калган бала! Аллаһы Тәгалә белдерткән", - дип шаулашты.
Әтиемә бу чакта 32 яшь булган. Шуның 4 елын армия хезмәтендә һәм хәрби өйрәнүләрдә, 5 елын сугышларда үткәргән. Аның исән калуы үзе могҗиза. Әти иелеп: "Кызым, кызым!" - дип, мине күтәреп алды. Аннан аңа сугышта үлеп калган Якуб җизнәм кызы Миңлегөл сарылды. Ул икебезне дә күтәреп капкадан керде.
И-и, ул чактагы шатлыклар, бәхетләр! Бер-берартлы өч сугышта 5 ел үлем чигендә йөреп исән кала ул.

Фото http://www.perevozka.info/catalog/knowledge/sidetruck/00010201/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса