Күчемсез милек бәясе белән килешмәскә мөмкин
Әгәр мөрәҗәгать итүче үзенең күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәсә, ул судта яисә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау буенча Росреестрның ТР буенча идарәсендә булдырылган комиссиядә дәгъва белдерергә мөмкин, дип хәбәр итә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләренә дәгъва белдерү өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне үтәү мәҗбүри. Шул ук вакытта күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карау турындагы гариза комиссиягә чикләнгән вакытта гына бирелергә мөмкин. Закон буенча, моны кадастр бәясен билгеләүнең дәгъва белдерелә торган күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертелгән көннән алып 5 ел дәвамында эшләргә мөмкин. Әлеге нигезләмә Федераль законның “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында” 24.18 статьясында күрсәтелгән. Мисал өчен, күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында белешмәләр 2014 елның 15 мартында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән булса, аны яңадан карау турында гариза комиссиягә 2019 елның 15 мартыннан да соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Бу мәгълүматны комиссиягә мөрәҗәгать иткәндә исәпкә алырга кирәк.
Кадастр бәясен яңадан карарга кирәк, ә сез нәрсә эшләргә кирәклеген белмисезме? Бу сорауга җавапны, шулай ук кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы комиссия эше турында кирәкле мәгълүматны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында “Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләве” бүлегендә табарга мөмкин. Гариза белән турыдан-туры Казан шәһәре, Авангардная урамы, 74 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, сораулар килеп туган очракта (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннары буенча чылтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа