Күңелләре белән яшь булганнар бәйрәме
Питрәч балалар шәһәрчегендә якташларыбыз һәм районыбыз кунакларының яраткан бәйрәмнәренең берсе – Яшьләр көне булып узды. Искиткеч җәйге кич, дәртле музыка күңелле уеннарга, күңел ачарга, биергә чакырып торды.
Гадәттәгечә, бәйрәм котлаулардан башланып китте, яшьләргә һәм барлык питрәчлеләргә иң матур сүзләрне, котлауларны район хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Хәбибуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Дмитрий Кузнецов һәм башкалар җиткерде.
Бүләкләрсез нинди бәйрәм булсын инде! Бу көн дә аларсыз үтмәде: иң актив питрәчлеләргә, гаиләләргә, спортчыларга, уку алдынгыларына һәм мәктәпне медаль белән тәмамлаучыларга истәлекле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.
- Мин районда үткәрелә торган барлык чараларга да килергә тырышам, - ди гомере буе тегүче һәм кисүче булып эшләгән җитмеш яшьлек Сания Сәйфетдинова. – Менә бүген дә яшьлек елларын искә төшерергә, концерт тыңларга килдем. Оныгым Ангелинага истәлекле бүләк тапшырдылар, ул мәктәпне медаль белән тәмамлады, бу безнең барлык гаиләбез өчен зур шатлык.
Дөресен генә әйткәндә, элек бик күп уеннар, конкурслар үткәрелә иде, әмма бәйрәм мохите һәм рухы яхшы дәрәҗәдә сакланган.
Айрат Миңнебаев, Рамил Вәлитов һәм Нияз Галиуллин Шәле авылыннан килгәннәр, аларның командасы районда волейбол буенча ярышларда өченче урынны яулаган:
- Без бүләк алу өчен генә түгел, ә шулай ук бәйрәмдә катнашырга, ял итәргә килдек, - диләр егетләр.
- Миңа безнең районда үткәрелә торган чаралар бик ошый, - ди Эльмира Мифтахова. - Бирегә балаларыбызны, алты яшьлек кызыбыз Амелияне һәм бер яшьлек улыбыз Әскәрне алып килдек.
Бәйрәмдә иң үзенчәлекле кулчатырны сайладылар, конкурс җиңүчесен һәм призерларын тамашачылар билгеләде. Нәтиҗәдә, ун яшьлек Лилиан Дубасова җиңде. Әти-әнисе әйтүенчә, ул “Курчак” дип аталган кулчатырын үзе уйлап тапкан, үзе ясаган. Аның яшьтәше Дарья Рузанова “Галактика” атамалы кулчатырын шулай ук үзе уйлап тапкан.
Бу көнне футбол мәйданында Ленино-Кокушкино һәм Питрәч командалары көч сынашты.
Бәйрәм җирле артистлар һәм Казаннан “Хит” җыр һәм музыкаль инструментлар төркеме катнашындагы концерт чыгышлары белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа