“Күңелләребезне сафландырып, Аллаһыга ныграк якынаябыз”
Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләмин. Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ, мөхтәрәм мөселман кардәшләр. Рамазан аеның соңгы ун көнендә безгә бик кадерле бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе.
"Шәһри Рамазан" мәчете имамы, Ленино-Кокушкино мәхәлләсе.
Мәгълүм булганча, әлеге изге кичәдә Аллаһы Тәгалә Рәсүлуллаһ (свс)гә Коръән иңдерә башлаган. Аллаһы Тәгаләбез бу мөбарәк кичә турында Коръәндә әйтеп китә; "1) Хакыйкать шулдыр ки, Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек. 2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? 3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. 4)Ул көндә фәрештәләр үә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте белән, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен бер-бер артлы иңеп кенә торыр. 5)Кадер кичәсе - Иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр" (Кадер сүрәсе, 1-5 аятьләр). Бу сүрәдә Аллаһы Тәгаләбез барчаларыбызга да Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер сүз өчен булса да. Аллаһы Тәгаләбез савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне бүтән айларда, башка кичәләрдә кылган булсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмаган булыр идек. Кадер кичәсенең төгәл вакыты билгеле түгел. Мәзһәбебез галимнәре аны "Рамазан аеның 27 нче көненә каршы кич " ягъни 21 июнь 2017 елда дип белдерә. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (свс) Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган; мәчеттә кунып, тәгать-гыйбадәтләр һәм догалар кылган. Игътикяф кылып, без үзебезнең күңелләребезне сафландырабыз, йомшартабыз, Аллаһыга ныграк якынаябыз. Кодсихәдистә Раббыбыз белгертә "Әгәр кеше Миңа бер үч төбе якынайса, Мин аның бер кулы кадәр якынаермын. Әгәр ул Миңа атлап килсә, Мин аңа йөгереп килермен".Мөхтәрәм җәмәгать! Әгәр игътикяф кылу хәлебездән килмәсә, без өйләребездә дә төнге нәфел гыйбадәтләр, догалар кылып, Кадер кичәсен каршы ала алабыз. Рәсүлебез "Кем Аллаһка инанып һәм савабын Аннан өмет итеп Кадер кичәсен гыйбадәттә уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер" дигән. Шулай ук салайлаһу әйткән "Сезгә Рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Бу кичәдән мәхрүм булган кеше барлык изгелекләрдән мәхрүм булыр. Моннан бары бәхетсезләр генә буладыр" (Әхмәт бин Хәнбәл, Мүснәд). Нәфел гыйбадәтләренең фазыйләтләре турында икенче бер кодси хәдистә болай дип әйтелә; "Бәндәм Миңа нәфел гыйбадәтләре кылып якынаер. Мин, аны яраттыргач, аның ишетүче колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булачакмын. Ул Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа, һичшиксез, аны бирәчәкмен. Миннән яклау сораса-яклаячакмын" (Бохари). Кадер кичәсенең билгеләре - ул кичтә аяз була, артык эссе дә булмый, явым-төшемсез, җилсез, тавыш-тынсыз һәм нурлы була. Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Нәфесебезгә каршы торып, Рамазанның соңгы көннәрен дә нәфел гыйбадәтләре, зикер-тәсихләр, тәүбәләребез белән бизәп, Аллаһының рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән (гафу итүеннән-ред) мәхрүм булмасак иде.
Мәчетебездә 21 июнь 19 сәгатьтә Кадер кичәсен зурлап ифтар уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа