Якташыбыз хис-кичерешләре белән уртаклашты

Эльмира Шрыкова фотосы
Керәшен Сәрдәсе авылыннан Дарья Дементьева «Керәшен чибәре» республика конкурсында «Йолаларны иң яхшы белүче» номинациясен яулады.
Бу конкурс – ул халык мәдәнияте дөньясына чуму, анда һәр катнашучы үзенең чибәр генә түгел, гореф-гадәтләрне саклаучы да булуын раслый. Быел жюри күңелен яулаучыларның берсе безнең Дарья Дементьева булды.
Халык йолалары турындагы беренче тәэсирләрне ул әнисе һәм әбисеннән ала, алар яшьтән ук аның алдында гаҗәеп ата-бабалар дөньясын ачалар.
– Мин бәйрәмнәребезнең ничек узуын, анда нәрсә әзерләүнең һәм кешеләрнең ничек күңел ачуларын үз күзләрем белән күреп үстем, – дип сөйли Дарья. – Балачакның иң якты истәлеге – Олы көн. Бу көндә өйләрдә үзгә бер төрле яктылык сизелә. Тагын безнең бөтен туганнарыбыз җыела торган Тройсын истә калды.
Шау-шулы һәм шатлыклы бу гаилә очрашулары кызның күңелендә мәңгегә кала һәм аның туган мәдәниятен ярату һәм мондый конкурсларга кызыксыну нигезе була.
Конкурс җиде этаптан тора. Дарья дефиле, визитка, кулинар дуэль, интеллектуаль тур, туган авылы турында видеоролик булдыру, иҗади номер һәм гомуми этник бию этаплары аша уза.
Кызлар жеребьё буенча эләккән ризыкны әзерләп күрсәтергә тиеш була, Дарьяга «Казан бөккәне» эләккән. Бу ит белән бәрәңгедән пешерелгән вареник, аны казан- да пешерәләр. Исеме дә шуннан чыккан. Биремне ул бик яхшы үтәгән.
Милли киемнән чыгуы да игътибарсыз калмаган. Дарья жюри каршына керәшен кызы киеменнән чыккан: кызыл күлмәк, матур чигүле ак алъяпкыч, камзул, «Чачак калпак» баш киеме. Аның образын күкрәккә тагылган «тамакса», беләзекләр һәм алкалар тулыландырган. Барлык детальләр зур төгәллек белән сайлап алынган.
Конкурсның иң дулкынландыргыч мизгеле Дарьяның иҗади номеры була. Ул керәшеннәрнең иң мөһим йолаларының берсен – каләшнең баш киемен алышты- руны күрсәтергә булган. Моның өчен ул хәтта ике ел элек уйнар- га өйрәнергә теләгән музыка коралы – баянны да үзләштергән.
– Конкурска әзерләнгәндә, тамашачыларга нәрсә күрсәтергә соң дип уйладым. Һәм тәвәккәлләп «Ак калфак» көен өйрәнергә булдым. Мин бу матур җырны сәхнәдә башкаруыма бик шатмын.
Дарья баянда уйнаганда, аның артында экранда йола бара: каләш кызларның баш киемен «Ак калфак»ны «Түгәрәк җаулык»ка алмаштыра – шулай итеп ул символик рәвештә ваемсыз тормыш белән хушлаша һәм кияүдәге хатын роленә керә.
Инструменталь номердан соң кыз «Чулпы» һәм «Әяр» ансамбльләре белән бергә залны күңелле такмаклар белән сокландыра.
Һәр бирем зур тырышлык сорый. Әмма аның өчен иң кыйммәтлесе ярыш түгел, ә сәхнә артындагы атмосфера була.
– Без кызлар белән бик тиз дуслаштык, әлегә кадәр аралашабыз, – дип уртаклаша Дарья. – Чын матурлык нәкъ менә шулай бер-береңә ихлас ярдәм итүдә ачыла, син дустыңның кайгыртуын тоясың. Конкурста көндәшлек түгел, ә бердәмлек хөкем сөрде.
Кыз өчен «Керәшен чибәре»ндә катнашу көч сынашу гына түгел, ә җитди алгарыш булды. Нәтиҗә барлык көтелгәннән дә артыграк сөендерә. Дарья «Йолаларны иң яхшы белуче» номинациясендә җиңү яулады.
– Бу минем өчен үзенчәлекле бүләк, – ди ул. – Димәк, мин нәрсә эшләгәннем чыннан да беләм һәм яратәм. Бу җиңүдән соң йолаларыбызны өйрәнү һәм саклау теләге көчәйде генә.
Дарья – КФУ студенты, журналист һөнәрен үзләштерә. Үзе әйтүенчә, уку аны язарга гына түгел, кешеләрне ишетергә, гади әйберләрнең тирәнлеген күрергә һәм мөһим темаларга сүзләр табарга өйрәткән.