Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсендә Франция кунагы кабул иттеләр

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә филология фәннәре докторы, Франциядәге Милли фәнни тикшеренүләр үзәге директоры Ален Вио, Россия халыклар дуслыгы университеты филология факультетының гомуми рус теле һәм тел гыйлеме кафедрасы доценты Светлана Москвичева килде. “Чулпы” халык ансамбле аларны җыр белән каршы алды, тәмле коймак белән сыйлады, ә “Моңлы тамчы” мәктәп фольклор коллективы алар өчен мини-концерт оештырды.

- Без Франция-Россия проекты кысаларында фәнни максат белән кече телләрне өйрәнергә килдек, - диде Франция кунагы. – Татарстан безнең өчен диалектлары, милли тел формаларының төрлелеге белән аеруча кызыклы. Күргәнебезчә, керәшеннәр мәдәнияте яхшы сакланган. Биредә, кечкенә генә Керәшен Сәрдәсе авылында да, зур Казан шәһәрендә дә рухи кыйммәтләрне сакларга омтылу, бу мәсьәләгә профессиональ якын килү сизелә, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул.
- Безнең Татарстанда күптөрле милләт кешеләре бергә тату яши, бер матур чәчәк бәйләмен хәтерләтә, алар арасында керәшеннәр дә матур чәчәк кебек, - дип ассызыклады авыл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Фадеева. – Үзебезнең бай мирасыбызны һәм кыйммәтләребезне без фольклорны белгән һәм яраткан балаларга тапшырабыз, ата-бабаларыбыздан килгән бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә онытмыйбыз.
Кунаклар керәшен халык иҗаты белән таныштылар, җирле музейда да булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса