Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык санын алу конкурсы башланды

Блогерлар һәм авторлык массакүләм мәгълүмат чаралары өчен халык санын алу конкурсы игълан ителде. Ул 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр акчалата призлар алачак.

Бәйгедә тематик сәхифә алып баручы яки интернетмәйданчыкларның теләсә кайсысында, социаль челтәрләрдә һәм төркемнәрдә подкаст чыгара торган һәм үз сайтлары булган, әмма массакүләм мәгълүмат чаралары лицензиясе булмаган барлык балигъ булган питрәчлеләр катнаша ала. Конкурсның тематикасы киң: Россиядә һәм дөньяда халык санын алу тарихы, социаль һәм икътисади үсеш өчен халык санын алуның әһәмияте, халык санын алуның яңа цифрлы форматы, аның нәтиҗәләре, шулай ук авторлык темалары. Конкурсантлар медиа яки социаль челтәрләрдә проект планын, подкастлар, инфографлар, тулы текстлы материаллар, репортажлар, видеороликлар, анимацияләнгән графика, интервьюлар, документаль фильмнар, социаль челтәрләрдә яки рус телендәге онлайн-медиа битендә махсус проектлар тәкъдим итәргә тиеш. Катнашу өчен гаризалар Мәскәү вакыты буенча 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гаризалар blogs@strana2020.ru электрон почтасына җибәрелә. Иҗади ярышларда җиңүчеләр 16 сентябрь көнне страна2020. ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә дә халык санын алу битләрендә игълан ителәчәк. Декабрь аенда тормышка ашырылган проектларга бәя биреләчәк һәм призлар тапшырылачак. Беренче урын өчен – 30 000 сум, икенче урынга – 20 000 сум, өченче урынга - 10 000 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса