Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык санын алу нигә кирәк: питрәчлеләр фикере

Сораштыруда биш кеше катнашты. Һәрберсенең җаваплары бер үк төрле иде: халыкның гомуми санын исәпләү һәм илдә күпме татар, керәшен, рус һәм башка халыкларның яшәвен ачыклау өчен диде алар.

Әмма төп максат  бу гына түгел. Әйе, халык саны елдан-ел арта бара, нигездә, Көек һәм Яңа Шигали авылларындагы торак комплексларда, ә хәзер район үзәгендә күп фатирлы йортлар төзү нәтиҗәсендә. Халык саны арту белән ихтыяҗ да арта. Инфраструктура кирәк – яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр. Алар республика һәм федераль программалар хисабына төзелә. 

Район социаль объектлар төзү буенча теге яки бу программада катнашу өчен гариза җибәргәндә, беренче чиратта, бездән статистик мәгълүматлар соратып алалар. Ә алар актуаль  инде. Шуңа күрә районның ярдәмгә мохтаҗ булуын исбатлау кыен. Әгәр бездә яңартылган мәгълүмат булса, реаль хәлне күреп булачак. Бу республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә  төрле дәүләт ярдәме программаларыннан файдалану мөмкинлеге бирәчәк, - дип  аныклык керттеләр район хакимияте матбугат хезмәтендә.


БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН
Бөтенроссия халык санын алу тәмамлануга санаулы көннәр калды!
14 ноябрьгә кадәр исәпкә алучы өйдә, дәүләт хезмәтләре аша,  күп функцияле үзәк  бинасында яки стационар участокта теләсә нинди ысул белән  исәп алуда катнашырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса