Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе атнада Татарстанда -37 градуска кадәр суык булак

Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Атна ахырына Татарстанда суыта, әмма киләсе атнада температура төшүен дәвам итәчәк. 

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, һава торышы аз болытлы төньяк антициклонга күчүгә бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Иртәгә республикада төнлә һәм иртән -11..-16 градус, урыны белән -19..-24 градуска кадәр суык булачак. Көндез термометр баганалары -8..-13 градус, Татарстан Республикасы көнбатышында -17.. -22 градуска кадәр күрсәтер. Уртача күләмдә кар явачак, юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Гомумән алганда, 11 гыйнварга кадәр һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булачак.

Киләсе атнада 7-10 гыйнвар көннәрендә төнге температура -25..-32 градус тәшкил итәчәк, ә кайбер урыннарда -37 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -23.. -28 градуска кадәр суык булачагы фаразлана. Явым-төшем күп күләмдә булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса