Көек авылында суүткәргеч челтәрләрен масштаблы алмаштыру бара
Җәмгыять

Көек авылында суүткәргеч челтәрләрен масштаблы алмаштыру бара

Яңа торбалар, коелар, гидрантлар – коммуникацияләргә зыян китермиләр

Көек авылында суүткәргеч челтәрләрен масштаблы алмаштыру бара. Горизонталь юнәлешле бораулау ысулы белән 14 километр яңа торба салырга планлаштыралар. Инде 7,5 километрда эш башкарылган, тагын 6,5 километр калган. Технология ремонтны юлларны ачмыйча һәм күрше инженерлык челтәрләренә зыян китермичә башкарырга мөмкинлек бирә. Урында 25 тонналы бораулау җайланмасы эшли, ә процессны бригадир Радик Хәйдәров контрольдә тота. Иске чуен торба урынына үзәкләштерелгән яңа полиэтилен торба салалар. Монда бораулау ысулын сайлау очраклы түгел.

– Тиешле тирәнлекне алабыз, – дип аңлата бригадир. – Бу очракта ул – 2,20 метр. А ноктасыннан керәбез, Б ноктасыннан чыгабыз – алар арасында 200 метр. Торбаны эләктерәбез дә тартабыз, җирне казымыйбыз. Әгәр трактор ачык ысул белән казый башласа, менә бу юл булмас иде. Монда тагын газ, кабельләр. Бернәрсәне дә өзмәс өчен, соңыннан бернәрсәне дә үзгәртмәс өчен – ГНБ методы белән салабыз. Шул рәвешле юлга да зыян килми, барлык коммуникацияләр дә урында.

Торбалардан тыш, эшчеләр янгын гидрантлары белән коелар урнаштыралар. Бу өзеклекләр вакытында суны тиз арада ябарга, ә янгын очрагында коткаручылар техникасын тоташтырырга мөмкинлек бирә. Объектта бораулау җайланмасыннан тыш, бораулау катнашмасы әзерләү өчен махсус сыешлыклы “КамАЗ” эшли. Эремә торба салганда артык кызмасын һәм кысылып китмәсен өчен кирәк. Бораулауның бөтен процессы тирәнлекне һәм юнәлешне күзәтүче датчиклар ярдәмендә контрольдә тотыла. Тегесен дә, монысын да төзәтү мөмкинлеге бар.

Питрәчтә дә дүрт километр арада шундый эшләр башкарылган.