Көектән сугышчы Георгий Дунаев кабат сафка кайта
Җәмгыять

Көектән сугышчы Георгий Дунаев кабат сафка кайта

Ул безгә ни өчен тыныч тормышын кабат окопларга алыштырырга уйлаганын сөйләде

Ирле-хатынлы Рамилә һәм Георгий Дунаевлар “Ватанны саклаучылар” фондының Питрәч районы буенча филиалы координаторы Физалия Никитина белән. / Зөһрә Галимуллина фотосы

Луганскида туган, ә хәзерге вакытта Көек авылында яшәүче Георгий Дунаев икенче тапкыр үз теләге белән СВОга китә. Ул безгә ни өчен тыныч тормышын кабат окопларга алыштырырга уйлаганын сөйләде.

Георгий Дунаев Луганскины яшеллеккә күмелгән, күп катлы йортларның ишегалларында ук абрикос һәм алмагачлар үсеп утырган матур шәһәр буларак хәтерли. Ул шунда туып-үскән. Луганскида хәзер дә аның туганнары яши.

– Шәһәр үсә, анда хәзер яхшы юллар салалар, йортларны торгызалар. Әлбәттә, һәркемнең иң зур теләге – СВОның тизрәк тәмамлануы, – ди ул.

Кызганыч, анда аның классташлары, дуслары калмаган диярлек. Кайберләре 2014 елда ук ополчениега кушылган, кайберләре 2022 елда һәлак булган.

Барысы да аның күз алдында башлана. Башта урамнарда кулларына автомат тоткан кешеләр пәйда була.

– Ул чагында моның нәрсәгә китерәчәген беркем дә аңламый иде, – дип искә ала Георгий. – Без моны җитди кабул итмәдек тә, башта бу безгә көлке булып тоелды. Әмма 2014 елның июнендә Украина хәрбиләре шәһәр үзәгенә авиаһөҗүм ясады, анда өлкә администрациясе бинасы һәм парк урнашкан. Кешеләр паркта йөргәндә аларның өстенә кассета бомбасы ташладылар. Җәй уртасына хакимиятне тулысынча үз кулларына алдылар. Украинага мөнәсәбәт кискен рәвештә безгә бертуктаусыз артиллерия атулары башлагач үзгәрде. Алар нәкъ менә тыныч объектларга аттылар…

Шул чагында Георгий Россиягә күчеп китә. 2016 елда аны дуслары Казанга чакыра. Хәзер ул Көек авылында яши. Биредә аның яңа йорты гына түгел, тормышында иң якын кешеләре – хатыны Рамилә һәм ике баласы – Надежда һәм Савелий барлыкка килә. Бизнесы үсә: ике шиномонтаж ноктасы эшли, ә күптән түгел генә эчемлекләр кибете ачыла. Ләкин аның күңелендә һәрчак киткән җиренә кире кайтырга кирәк дигән фикер яши.

2022 елда ул СВОга барырга карар кыла, “Вагнер” шәхси хәрби компаниясендә хезмәт итә. Стереотипларга карамастан, Георгийның беркайчан да хөкем ителгәне, закон белән проблемалары булмаган.

Георгийның әнисе аңа алты яшь булганда ук үлгән. Ә туган шәһәре Луганскида калган әтисе 2022 елда вафат булган.

– Бу СВОга барырга карар кылуымның бер сәбәбе булды, – диде Георгий.

Хезмәт авыр була, ләкин ул барысына да бик тиз төшенә. Анда ул төп кагыйдәне аңлый:

- Уяу булырга кирәк. Әгәр янәшәдә тып-тыныч икән – бу монда куркынычсыз дигән сүз түгел, – ди ул.

2023 елның гыйнварында ул яралана. Үзе бу хакта йөзендә елмаю һәм чын сугышчыларга хас ирония белән сөйли.

– Мин ачык урынга чыгарга ярамаганын белә идем, ләкин чыктым. Ул вакытта әле дронкамикадзелар әллә ни юк иде, тик “Мавиклар” гына оча иде, алардан качып өлгерергә мөмкин. Мин аны күрдем дә кул болгадым. Ә алар безне ничек юк итәчәкләрен төшерергә килгәннәр икән. Бер тапкыр дрон ташладылар – мин йөгереп киттем, окопның импровизацияләнгән түбәсе астына сикердем. Ләкин ул миңа эләкте.

Ярасы җитди була: мартта гына әкренләп аягына баса башлый. Әлегә кадәр дә ярасы кайчакта үзен сиздерә. Ләкин бу аның яңадан анда бару турындагы карарын какшатмый.

Бу юлы үзең белән саклагыч талисман кебек берәр әйбер алып китәсеңме дигән сорауга, мин үзем талисман дип җавап бирде.

– Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, – дип елмая Георгий. Баш очыннан пулялар бер генә тапкыр очмады, ә мин исән калдым. Беренче тапкыр җәрәхәтләнгән вакытта да камикадзе янәшәләрендә генә шартлап та, күп егетләр һәлак булды, ә ул минем бронежилетымны тиште, ә мин барыбер исән калдым, – дип сөйли ул.

Ул СВОга икенче тапкыр бару турында бик озак уйлаганын яшерми. Әле 2024 елда ук кире анда китү турында уйлый башлаган, ләкин ул вакытта бизнесын ташлап китә алмаган – шиномонтаж анда булуны таләп иткән.

– Хәзер анда эшләргә кешеләр бар. Ә хатыныма күңелсез булмасын өчен икенче бизнес ачтым, – дип шаярта ул. Хатыны Рамиләнең барыннан да бигрәк ул холкын хөрмәт итә. – Мин кызып китүчән кеше, ул моны сүндерә белә, кайчан дәшмәскә, кайчан түзәргә, ә кайчан үз сүзен әйтергә кирәклеген яхшы белә.

Алар 2019 елда очрашканнар, янәшәдә генә эшләгәннәр, очраклы рәвештә кибеттә танышканнар.

– Аның холкы тыныч дип әйтмәс идем, ләкин ул бик яхшы күңелле кеше, анда эмпатия хисе көчле, ләкин аның характеры нык. Сүзендә тора торган кеше, – ди ул.

Георгийның өч ай хәбәрдә булмаганнан соң беренче шалтыратуы аның хәтерендә мәңгегә уелып калган: “Мин исән кайтам, борчылма”, – ди ул аңа шул чакта. Яраланганнан соң да шалтыраткач, шаяртып: “Мин бит исән кайтам дидем, сау-сәламәт булам дип вәгъдә итмәдем”, – ди.

Рәсми рәвештә алар СВОга беренче тапкыр китәр алдыннан язылышканнар. Олы кызларына исемне әниләре хөрмәтенә Надежда дип куйганнар: иренең әнисе Надежда, ә хатынының әнисе Надия исемле. Ә кечкенә Савелий, Георгий беренче контракт буенча хезмәт итеп кайтканнан соң туган. Беренче аерылышу Рамилә өчен бик авыр сынау була.

– Балалар һәм эш кенә коткарды, – ди ул.

Хәзер ул тагын китә, ә Рамилә тагын үзен кулда тотып, тыныч булырга тиеш. Ул аны монда калырга күндереп булмаячагын бик яхшы аңлый.

Агызыла торган эчемлекләр кибетен ачу идеясе Георгийда кышын үк туган. Хәзер бизнес алып бару кыен, төрле юнәлешләрдә үсәргә кирәк. Әгәр бер эштә эшләр барып чыкмаса, икенчесендә яхшырак булуы мөмкин, дип фикер йөрткән ул. Рамилә башта иренең идеясенә сагаеп караган: бер эш бөтен көчен ала, балалары кечкенә, олысы гына бакчага йөри, кечесен бөтен җирдә йөртергә туры килә. Барысын да ныклап уйлыйлар. Шиномонтаж эшендә сезон тәмамлангач, яңа эш ачарга вакыт җиткәнлеген аңлыйлар.

“Ватанны саклаучылар” фондының Питрәч районы буенча филиалы социаль координаторы Физалия Никитина Дунаевлар гаиләсенә социаль контракт төзергә тәкъдим итә.

– Без Физалия Фәезхановнага битараф булмавы, игътибары һәм ярдәме өчен бик рәхмәтле, – ди Рамилә.

Дәүләт ярдәме аркасында аларның кибете эшли, сатып алучылар акрынлап тартыла, һәм гаиләнең бизнеста яңа терәк ноктасы барлыкка килгән.